Хөкүмәт йортында Балигъ булмаган балалар эшләре буенча республика комиссиясе утырышы узды

2014 елның 31 октябре, җомга
Бүген Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Васил Шәйхразиев Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе утырышын уздырды. Утырыш эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук- видеоконференцэлемтә режимында- муниципаль районнар вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Васил Шәйхразиев, Республика Хөкүмәте тарафыннан аңа комиссияне җитәкләү тапшырылганын хәбәр итте. ТР вице-премьеры комиссия әгъзаларын һәм муниципаль район вәкилләрен куелган бурычларны хәл итү максаты белән килешеп һәм уңышлы эшләргә чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International