Рөстәм Миңнеханов Куба министрлыклары җитәкчеләре белән очрашты

2014 елның 3 ноябре, дүшәмбе

Кубага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов илнең министрлыклары җитәкчеләре – Куба Республикасы тышкы сәүдә һәм инвестицияләр министры Родриго Мальмерк, Куба туризм министрының беренче урынбасары Алексис Трухийо Морехон һәм Куба сәнәгать министры Сальвадор Пардо Круз белән очрашты.


Куба тышкы сәүдә министры Родриго Мальмерк Татарстан делегациясе визиты барышында берничә килешүгә имза салынуны зур канәгатьләнү белән билгеләп үтте.


Үз чиратында Татарстан Президенты искә төшергәнчә, Куба белән Татарстан Республикасы эшлекле мөнәсәбәтләренең нигезе – 1996 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Куба Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында килешү булды. Әмма Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, хәзерге сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләре булган мөмкинлекләрдән ерак әле (тышкы сәүдә күләме 2013 елда барысы 15 млн. доллар тәшкил итте). «Безнең товар әйләнешен арттыру буенча эш алып барырга, сәнәгать кооперациясен үстерергә кирәк», - диде ул.


Хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешәләр арасында Рөстәм Миңнеханов Кубага Казанның яңа вертолетларын, «КАМАЗ» йөк машиналарын, авыл хуҗалыгы техникасын һәм Татарстанның бүтән машина төзлеше продукциясен китереп торуны атады.


Куба туризм министрының беренче урынбасары Алексис Трухийо Морехон белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов аңа Куба туризмы казанышлары белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты туристлар агымын арттыру өчен бергәләп эшләүне активлаштырырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов Татарстанны гамәлдәге Куба туристлар маршрутларына кертүне дә тәкъдим итте.


Туризм потенциалын яктырту, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук туризм хезмәт күрсәтүләре базарында чагылдыру эшен кузгатып җибәрү, туризм индустриясе һәм ММЧ вәкилләре өчен пресс-турлар оештыру, уртак халыкара туризм күргәзмәләрендә һәм күчмә презентацияләрдә актив катнашу зарур, дип саный ТР Президенты.


Рөстәм Миңнеханов Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановка бу мәсьәлә буенча эш төркеме булдырырга кушты.


Куба сәнәгать министры Сальвадор Пардо Круз Татарстан Республикасы Президенты белән очрашуда Куба белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекнең зур потенциалы бар, дип белдерде. «КАМАЗ» - безнең гаилә, - диде ул. – Һәм бүген сүз зур йөк автомобильләре һәм пассажир автобуслары китереп торуда зур яңа адым ясалу турында бара».


Шулай ук шиналар һәм ашламалар җитештерүне модернизацияләү мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International