Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Колумбиягә эш сәфәре барышында КАМАЗ шассие базасында эшләнгән автобусны карады. Татарстан Республикасы Президенты автобус кабинасына кереп карады, аңа һәм Татарстан делегациясенә автобусны «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин тәкъдир итте.
Пассажирлар йөртү өчен әлеге автобуслар Колумбиянең Перейра шәһәрендәге Busscar заводында җыела. Алар "Euro 3" классы системасы белән җиһазландырылган, 32 пассажир сыешлы. Соңгы 1,5 ел эчендә Busscar заводында 420 автобус чыгарылган. Халыкара юллар өчен эшләнгән вариантта кондиционер комплектациясе дә бар. Венесуэла базары өчен шулай ук КАМАЗ шассие базасындагы автобуслар җитештерелә.
Белешмә өчен: «КАМАЗ» ААҖ продукциясе Колумбиягә 1990 нчы еллардан бирле китереп торыла, 2008 елдан алып бу илгә 200 КАМАЗ йөк автомобиле китерелгән.