Татарстан һәм Колумбия Сәүдә-сәнәгать палаталары хезмәттәшлек итү турында килештеләр

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Колумбия-Россия сәүдә-сәнәгать платасы һәм Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү Боготада Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында изаланды. Документка имзаларын Колумбия-Россия сәүдә-сәнәгать платасы президенты Оскар Билли Лопес Боланьос һәм ТР ССП рәисе Шамил Агеев куйды. Чара Боготада Колумбия-Россия сәүдә-сәнәгать платасы офисында узды.

Татарстан делегациясен сәламләп, Оскар Билли Лопес Боланьос әйтте: «Безгә делегацияне һәм Татарстан Республикасы Президентын кабул итү - зур хөрмәт һәм бу икътисадый мөнәсәбәтләргә карата гына түгел. Безгә шулай ук Татарстан Республикасының спорт өлкәсендә яулаган югары күсәткечләре билгеле дә билгеле». Шуннан ул Колумбия-Россия сәүдә-сәнәгать платасын булдыру тарихын сөйләде.

Россия Федерациясенең Колумбиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Сергиев хәбәр иткәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Колумбиягә визиты һәм хәзерге форум ике - як мөнәсәбәтләре тарихында Россия һәм Колумбия арасында үзара файдалы перспективаларны ачучы яңа бит.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстанның төп инвестицилон проектлары турында сөйләде, ә “Иннополис” МИЗ” ААҖ җитәкчесе Игорь Носов махсус икътисадый зона үсеше турында хәбәр итте.

Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев үз чиратында Колумбия эшмәкәрләрен республиканың сәнәгать потенциалы белән танышыр өчен Татарстанга чакырды.  

Түгәрәк өстәл барышында катнашучыларга Татарстан турында «We can!» видеоролик күрсәттеләр.

Очрашу ахырында Россия Федерациясенең Колумбиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Сергиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе һәм Колумбия арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне торгызуга 45 ел тулу хөрмәтенә медальне тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International