Татарстан җитәкчелеге Колумбия белән хезмәттәшлекне киңәйтергә өметләнә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Боготада Колумбия тышкы эшләр министры вазыйфаларын башкаручы Патти Лондоньо ханым белән очрашуда белдерде. Очрашу Колубия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми резиденциясендә – Сан-Кралос сараенда узды.
«Ышанам ки, визит барышында Татарстан һәм Колумбия эшлекле даирәләре багланышлар өчен яңа юнәлешләр табарлар, уртак проектлар турында килешерләр. Россия һәм Колумбиянең элемтәләр өчен зур потенциаллары бар, беренче чиратта, икътисадый өлкәдә», - дип ассызыклады ТР Президенты.
Ул Татарстан белән Колумбиянең хезмәттәшлек тәҗрибәсе турында сөйләде. Әйтик, “Казан вертолетлар заводы” ААҖ Колумбиягә күп максатлы Ми-17-1В вертолетларын китерә, "КАМАЗ" ААҖ йөк машиналарын, шулай ук автобуслар өчен шасси сата.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясенең Боготаның транспорт системасы үсеше белән танышу мөмкинлеге булды. «Без әлеге технологияне җентекләп өйрәнергә, үзебездә гамәлгә ашырырга телибез, мин сездә гамәлгә кертелгән шәһәр транспорты хезмәтенең иң әйбәтләренең берсе булуына ышанам», - дип әйтте ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан һәм Колумбиянең инновацион эшләнмәләр өлкәсендә, бигрәк тә ИТ өлкәдә хезмәттәшлеккә перспективалары зур.
Гомумән, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республика Колумбия партнерлары белән машина төзелеше, нефть химиясе өлкәсендә, аерым алганда, автомобиль шиналары кебек продукция буенча хезмәттәшлекне үстерәчәк.
«Без Колумбия бизнесы вәкилләрен Россиягә чакырабыз, һәм теге яисә бу бизнесны гамәлгә ашыру өчен, бөтен кирәкле льготалы салым һәм инфраструктура шартларын булдырырга әзер» - дип хәбәр итте ТР Президенты.
Патти Лондоньо ханым, Татарстан делегациясенә мөрәҗәгать итеп хәбәр иткәнчә, инде берничә ел аның хезмәттәшләре башка илләрдә партнерлар эзли, һәм Россиягә хәтле ерак арада булуга карамастан, катгый виза режимы булмау, эшне җиңеләйтә. Колумбиягә Татарстанда яхшы үсеш алган инженер эше һәм фәнни өлкә кызыклы. Шулай ук перспектив юнәлешләр арасында файдалы казылмалар чыгаруда һәм нефть-газ химиясе өкләсендә технологияләр аталды. ТР Президенты әлеге проектларны «Татнефть» компаниясе белән эшләүне йөкләде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан – Россиянең алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе. Бүген республика вузларында Колумбиядән 20 студент белем ала, һәм республика алар саны артса, шат булыр иде.
Уртак темаларның тагын берсе, ТР Президенты фикере буенча, спорт. Ул Татарстан Республикасы каршы алырга әзерләнә торган чемпионатлар турында хәбәр итте – 2015 елгы су спорт төрләре буенча чемпионат һәм 2018 елгы футбол чемпионаты. Ул Колумбия спортчыларын һәм җанатарларын әлеге ярышларга чакырды.
Туриз өлкәсендә дә хезмәттәшлеккә мөмкинлекләр күп, дип белдерде ТР Президенты.
«Гомумән, хезмәттәшлеккә юнәлешләр күп, безгә делегациягә карата сезнең мөнәсәбәтегез һәм кабул итүегез бик ошады, Сезгә һәм очрашуларда катнашкан хезмәттәшләрегезгә рәхмәт белдерәсебез килә. Россия Федерациясе Илчелегенә аерым рәхмәт сүзләре, ул, ТР делегациясе визиты югары дәрәҗәдә узсын өчен, күп оештыру эшләре башкарган» - дип белдерде ТР Президенты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм ТР делегациясе вәкилләренә Боготада экскурсия оештырылды. Кунаклар Симон Боливар исемендәге мәйданны, Богота мэриясен һәм Сан-Карлос сараеның тарихи өлешен карадылар.