Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, мобиль кушымтаны булдыруның инициаторлары – Татарстанда Россия автомобиль хуҗалары федерациясе һәм Татарстан Дәүләт автоинспекциясе. Кушымтаны проектлаштыру 3 айдан артыкка сузылган.
Кушымта ярдәмендә теркәлгән тәртип бозулар республиканың Мәгълүмат технологияләре үзәгенең контакт-үзәгенә җибәреләчәк. Анда тикшерүләрдән соң, материал ЮХИДИ район бүлекләренә җибәрелә, анда каралганнан соң, протокол төзү кирәклеге турында карар кабул ителәчәк.
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.