Рөстәм Миңнеханов Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжинов белән очрашты

2014 елның 6 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжинов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Резиденциясендә узды.

Яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты, спорт матчларын, аерым алганда, шахмат буенча оештыру һәм уздыру темасын кузгаттылар. Казанда 2014 елның 27 ноябреннән 7 декабренә кадәр классик шахмат буенча Россия чемпионаты суперфиналы узачак.

Казанда булу кысаларында Кирсан Илюмжинов шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән дә очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International