Рөстәм Миңнеханов Чаллыда кайбер объектларда булды

2014 елның 9 ноябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Чаллы елгасы аша реконструкцияләнгән күперне карады.

Эш сәфәре «КАМАЗ-Мастер» командасы полигоныннан башланды, ул анда узышчылар белән очрашты һәм «Дакар-2015» катнашачак автомобильләрне карады.

Аннары Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев белән Рөстәм Миңнеханов ике шәһәр объектында булды, берсе – шул көннәрдә тәмамланган объект, икенчесенең төзелеше 2020 елга кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Президенты, башкарылган эшләргә бәя биреп, Чаллы елгасы аша реконструкцияләнгән күперне карады. Чаллы проспекты белән Карьер урамы киселешендәге Титов урамындагы юлны торгызу алты ай дәвам итте, проект хакы – 180 млн. сум.

Күпернең озынлыгы – 2,01 км, ике полоса киңлеге – 7,5 км. «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов хәбәр иткәнчә, төзегәндә җирле материаллар кулланылган. Рөстәм Миңнеханов моңа уңай бәя бирде. Объект гарантиясе – 8 ел. Күпер тирәсендәге территория дә, җәяүлеләр тротуары да төзекләндерелде, өч светофор куелды.

Шәһәр күпере буйлап йөреп чыкканнан соң Татарстан Президенты төзелеп килүче «Чаллы» индустриаль паркын карады. Рөстәм Миңнехановка индустриаль паркның әзер бүлмәләрен күрсәттеләр, төзелеш апрель аенда башланган иде, беренче этабы тәмамланып килә, соңгы этабы - 2020 елда. Аның мәйданы 100 га булачак. Планлаштырыла торган мәйданнар – 580 мең кв. м, шул исәптән җитештерү мәйданнары – 520 мең кв. м. Паркта 3 000 эш урыны булдырылачак.

Проектны гамәлгә ашыру 6 ел дәвам итәчәк. Резидент компанияләрне җәлеп итүгә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов парк җитәкчелегенә «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин белән тыгыз элемтәдә эшләргә тәкъдим итте. «Барлык бу мәсьәләләрне без карап чыгарбыз, хәл ителешен табарбыз, дип уйлыйм. Бу парк - инвесторларны җәлеп итү өчен идеаль мәйданчык. Сезнең проектка төрле яклап ярдәм күрсәтәчәкбез», - диде Татарстан Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International