Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Дәүләт торак инспекциясе 793 күп фатирлы торак йортларның 773ендә капремонт эшләрен кабул итте
2014 елның 15 ноябре, шимбә
Дәүләт торак инспекциясе Татарстан Республикасында 793 күп фатирлы торак йортларның 773ендә капремонт эшләрен кабул итте, бу 97,48% тәшкил итә. Шуның белән бергә 36 муниципаль берәмлектә эшләр 100% ка кабул ителгән.
Мондый мәгълүмат бүген Татарстанның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узган республика киңәшмәсендә хәбәр ителде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында үтте, аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов республикада торак фондын һәм социаль билгеләнештәге объектларда (гомумбелем бирү мәктәпләре, балалар бакчалары, сәламәтләндерү лагерьлары, ветеринар хезмәт биналары) капиталь ремонтлау, "Уңайлы мохит" программаларын гамәлгә ашыруның барышы, инженер инфраструктура системаларын модернизацияләү һәм энергетик нәтиҗәлелеген арттыру турында сөйләде.
2014елда "Уңайлы мохит" программасы буенча социаль өлкәнең 135 объекты адаптацияләнә. Программаны финанслауның гомуми күләме 2014елда 539,6 миллион сум. Хәзерге вакытта республикада башкарылган эшләр 99,7 % тәшкил итә.
2014 елда 42 муниципаль берәмлектәге 104 мәктәп адаптацияләнә. 2014 елда программаны финанслауның гомуми күләме 271,9 миллион сум (хәзерге вакытта эшләр 99,8%ка башкарылган).
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча барлык 45 муниципаль берәмлектә дә (159 мәктәп) эшләр тәмамланган. Барлык мәктәпләрдә укулар бара.
Соңгы ике атнада республиканың 7 муниципаль районның төзелеш объектларында куркынычсызлык техникасын үтәү буенча 118 тикшерү узган, алар нәтиҗәсендә куркынычсызлык техникасын бозу ачыкланмаган.
Социаль ипотека программасын гамәлгә ашыру турында тулырак итеп ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин сөйләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз