Кырым федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев һәм Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксёнов җитәкчелегендәге Кырым делегациясе әгъзалары бүген Казан федераль университетында, Казан Агросәнәгать паркында, ИТ-паркта булдылар. Делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты уку-лаборатория кампусында кунакларны Кырымнан килгән студентлар каршы алды. Сергей Аксенов аларны сәламләде һәм Казан турындагы фикерләре белән кызыксынды.
«Безгә үз егет-кызларыгызны күбрәк җибәрегез – бездә укыр өчен менә дигән мөмкинлекләр бар», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сергей Аксеновка.
Илшат Гафуров Кырым делегациясе әгъзаларына федераль университет булдыру тәҗрибәсе турында сөйләде. «Сездә дә федераль университет булдырыла, һәм без сезнең белән тәҗрибә алмашырга әзер», - диде КФУ ректоры Кырым коллегаларына. Шулай ук ул Кырымдагы археологик казынуларда университет белгечләре ярдәмен тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов Сергей Аксеновка республикада English First компаниясе белән бергәләп эшләнгән татар теленә онлайн-өйрәтү методикасы турында сөйләде.
Уку-лаборатория комплексы буйлап экскурсия барышында Кырым делегациясе әгъзаларына КФУның симуляция үзәген, шулай ук «Эйдос» медицина фәне үзәген күрсәттеләр. «Эйдос» үзәге җитәкчеләре Кырым партнерларына Симферопольдә шундый ук үзәк булдыруны тәкъдим иттеләр, тиешле финансалауны Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы инновацияләр үсеше программасы буенча алырга мөмкин.
Агросәнәгать паркында кунаклар сәүдә рәтләре буйлап уздылар, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаштылар. Шулай ук Олег Белавенцев белән Сергей Аксенов ит эшкәртү буенча җитештерү цехында, складларда, яшелчәләрне юу, сортларга аеру, төргәкләү урыннарында булдылар.
IT-паркта Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов технопаркның үзе турында, республика IT-тармагын тулаем үстерү турында сөйләде. Делегация әгъзалары бизнес-инкубаторда булдылар, анда аларга кайбер перспектив проектларны тәкъдир иттеләр, дата-үзәк, дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталы, «Электрон Татарстан» һәм «Халык контроле» системалары турында сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов республика икътисадый потенциалын тәкъдир итте, Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов яңа төзелеп килүче Иннополис шәһәре турында сөйләде. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың инвестицион потенциалы турында мәгълүмат бирде. «Таттелеком» ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин электрон рәвештәге дәүләт хезмәт күрсәтүләре өчен инфраструктура тәэмин итү буенча компания мөмкинлекләре турында хәбәр итте.
Бүген Кырым делегациясе әгъзалары шулай ук Горький ис. Зеленодольск заводына, «Химград» технополисына барачаклар, шуннан соң эш сәфәренә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда йомгак ясалачак.