Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасына эш сәфәре белән килде (2014 елның 18-19 ноябре).
Һиндстанда булганда Рөстәм Миңнеханов кайбер министрлыкларның дәүләт чиновниклары, шулай ук Һиндстан эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашачак.
Бүген Һиндстан башкаласы Дәһлидә Татарстан Президентының Һиндстанның квалификация күтәрү, эшкуарлык, парламент эшләре буенча дәүләт министры Раджив Пратап Руди, «Тауко» компаниясе Идарәсе советы рәисе Даад Мөхәммәд Шараб ханым, Һиндстан Химия сәнәгате һәм ашламалар министрлыгы, Һиндстан Нефть һәм табигый газ министрлыгы вәкилләре һәм башкалар белән очрашулары көтелә.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары Һиндстан сәнәгатьчеләре конфедерациясе тарафыннан оештырылган Татарстан-Һиндстан эшлекле форумында катнашачак.
Көннең икенче яртысында Һиндстан сәүдә һәм сәнәгать дәүләт министры Нирмала Ситхараман ханым, Һиндстан тышкы эшләр министры, сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Россия-Һиндстан хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Сушма Сваражд ханым белән очрашу планлаштырыла.
Иртәгә, 19 ноябрьдә, Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре Мумбаи шәһәрендә дәвам итәчәк (эре Һиндстан компанияләре һәм күп профильле холдинглар җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулар уздырылачак).
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасы Һиндстан партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. 2013 ел йомгаклары буенча Татарстан-Һиндстан товар әйләнеше 2012 ел белән чагыштырганда ике мәртәбәгә арткан.
Татарстан Һиндстанга вертолетлар, «КАМАЗ» йөк машиналары, нефть химиясе продукциясе, каучук, механик һәм электрик җайланмалар, металл һәм агач эшләнмәләр һәм башка продукция китерә.
Татарстан Республикасы базарында Һиндстаннан чәй, кофе, тәмләткечләр, текстиль, фармацевтика продукциясе һәм башкалар бар.