Казанда Европа икътисади комиссиясенең Урманнар буенча комитет сессиясе ачылды
2014 елның 18 ноябре, сишәмбе
Бүген Казанда БМО Европа икътисади комиссиясенең Урманнар һәм урман тармагы буенча комитетның 72 сессиясе үз эшен башлап җибәрде. Сессия ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, БМОның Европа икътисади комиссиясе башкарма директоры урынбасары Андрей Васильев катнашты.
Сессиянең ачылышында Иван Валентик чыгыш ясады, ул РФ табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донскойның һәм РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкинның сәламләвен укыды.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков үз чиратында сессиядә катнашучыларны сәламләде, аларга нәтиҗәле эш, Казан тарихы һәм мәдәнияте белән танышудан матур тәэсирләр алуларын теләде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләвен җиткерде.
Шулай ук сессиядә катнашучыларны XI халыкара яшүсмерләр урман комплексы җиңүчесе Марат Зәйнуллин да сәламләде.
Урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгын үстерү буенча Россия җитәкчелеге тарафыннан уздырыла торган чаралар турында Иван Валентик доклад ясады.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.