Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев Төркиянең Россиядәге илчесе Умит Ярдым белән очрашты
2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Умит Ярдым белән очрашты.
Умит Ярдым Төркия Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе итеп 2014 елның 1 октябрендә билгеләнә. Казанга ул ТӨРКСОЙ әгъза-илләренең Мәдәният министрлары даими советының 32нче утырышында һәм “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елы ябылу тантанасында катнашу өчен килде.
Умит Ярдым очрашу башланганда Казанда 20 ел элек булуын, хәзер Татарстан башкаласының яхшы якка үзгәрүе турында сөйләде. “Казанда соңгы елларда күп нәрсә яхшы якка үзгәргән, Татарстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр дә шулай ук. Безнең республикалар арасындагы хезмәттәшлеккә Сез юл ачтыгыз һәм Төркия һәм Россия арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш керттегез, алар безнең өчен бик мөһим”, - диде ул Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп.
ТР Дәүләт Киңәшчесе билгеләгәнчә, Татарстан, Төркия белән яхшы мөнәсәбәттә булуы белән горурлана һәм аның җитәкчелегенә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерә. “Иң мөһиме – безнең халыклар арасында үзара аңлашу бар. Бу – чын байлык, ул безнең телләрнең һәм мәдәниятнең үсешенә һәм саклануына ярдәм итәчәк”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Очрашуда катнашучылар “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елы нәтиҗәләре, шулай ук мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә Россия һәм Төркия, Татарстан һәм Төркия хезмәттәшлегенең аерым юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Умит Ярдым “Яңарыш” фондының эшчәнлеге белән таныш булуын белдерде. Ул Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелүен төрки дөнья өчен бик әһәмиятле булуын ассызыклады.
Очрашуда Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Турхан Дилмач, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТРның Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашигуллин катнашты.
Умит Ярдым иртәгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак.
Бүген ул ТРның Милли музеенда “Төрек кофесы һәм аны әзерләү культурасы” дигән күргәзмәдә булды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Нүрсөя Шәйдуллина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2026 елның 1 февраленә газ өчен срогы чыккан бурыч 226 млн сум тәшкил итә, идарәче компанияләрнең җылылык энергиясе өчен бурычы 158,9 млн сум тәшкил итә
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз