Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту” халыкара форумында катнашты
2014 елның 21 ноябре, җомга
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков кичә Мәскәүдә “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту” ENES-2014 халыкара форумында катнашты. Республика Хөкүмәте башлыгы форумда ТР делегациясен җитәкләде.
“Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту” ENES-2014 халыкара форумы 2014 елның 20 ноябреннән 22 ноябренә кадәр Мәскәүдә Гостиный двор территориясендә уздырыла. Татарстан Республикасы ENES-2014 форумының күргәзмә өлеше кысаларында бердәм күргәзмә экспозициясе буларак тәкъдим ителгән, ул икътисадның сәнәгать, энергетика, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәгълүмат технологияләре тармакларында энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәләрен чагылдыра.
Республика экспозициясе составында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТРК министрлыгы, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, ТР Энергия саклау технологияләре үзәге, Казан дәүләт энергетика университеты, “Казаноргсинтез” ААҖ, “Түбәнкаманефтехим”ААҖ, “КАМАЗ” ААҖ кебек зур сәнәгать предприятиеләре бар.
Журналистлар белән әңгәмәсендә Илдар Халиков Татарстан предприятиеләренең энергия нәтиҗәлелеген күтәрүдәге уңышлары турында сөйләде. “ Интерфакс” агентлыгы уздырган энергия нәтиҗәлелеген бәяләүдә беренче унлыкка “ТАИФ”, “ТАИФ-НК”, Түбәнкаманефтехим”, “КАМАЗ” кергән. Бу республика предприятиеләре тарафыннан күп еллар уздырыла торган энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча зур эшләрнең үз нәтиҗәсен бирүне күрсәтә”, -диде Илдар Халиков.
Ул шулай ук Татарстанда ТКХ өлкәсендә энергия нәтиҗәлелеген күтәрү буенча зур эшләр уздырылуын искә төшерде. “Бүген күпчелек шәһәрләр җылылык белән тәэмин итү схемасын һәм җылылыкны исәпкә алу системасын әзерләүне төгәлләделәр. Мин ышанам, киләчәктә республика халкы энергия нәтиҗәлелеген күтәрү хисабына түләүләрнең кимүен сизәр”,- дип белдерде ТР Премьер-министры.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
февраль, 2026 ел
Ләйлә Фазлыева: Татарстанда фәнни хезмәткәрләр саны 1999 елдан бирле иң югары дәрәҗәгә җитте
Татарстанда фәнни-тикшеренү персоналы саны 1999 елдан бирле максимумга җитте-16,5 мең кеше. Бу хакта Россия фәне көне алдыннан ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын-коткару спорты буенча бөтенроссия ярышларын ачуда катнашты
Бүген Казанда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XXI Бөтенроссия ярышлары старт алды. Тантанада республика Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошин катнашты.
2
февраль, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүе көне белән котлады
Бүген мөһим дата – 2 февраль - Сталинград сугышында (1943 ел) совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүе көне билгеләп үтелә. Татарстанлыларны, сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин котлады.
31
гыйнвар, 2026 ел
Татарстанда 2026 елда 10,5 млрд сумлык 170 мәгариф объектына капиталь ремонт ясалачак
Татарстан Республикасында республиканың 8 муниципаль районында урнашкан 9 мәктәпкә капиталь ремонт эшләре башланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз