Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда зыян китерә торган предприятиеләр эшчәнлеген бәяләү һәм аларның вакытыннан алда бөлгенлеккә төшүен кисәтү комиссиясе төзеләчәк
2009 елның 31 июле, җомга
Татарстан Республикасында түләргә сәләтсез һәм зыян китерә торган предприятиеләр эшчәнлеген бәяләү һәм аларның вакытыннан алда бөлгенлеккә төшүен кисәтү комиссиясе төзеләчәк. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә комиссия составына кайсы структураларның вәкилләре керәчәге һәм бөлгенлеккә төшүне кисәтү процедураларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру турында сүз барды. Аны Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов, Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе башлыгы Александр Лаврентьев һәм башкалар катнашты.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры шуны хәбәр итте: кризис шартларында производство-хуҗалык эшчәнлегенә оператив мониторинг ясау һәм ситуацияне профильле министрлыклар дәрәҗәсендә анализлау гына түләргә сәләтсез предприятиеләрнең киләчәктә эшләвен тәэмин итә һәм аларны вакытыннан алда бөлгенлеккә төшүдән, хәтта рейдерларның тартып алуыннан саклап кала алачак.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республиканың язмышын хәл итә торган предприятиеләр дә бар. Ул республикада Татарстан икътисады өчен аеруча әһәмиятле булган предприятиеләр исемлеге төзелүен искәртте (анда 736 предприятие кертелгән). Хәзер бу исемлеккә төгәллек кертергә кирәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры бөлгенлек хәлендәге предприятиеләрнең 50 процентын – авыл хуҗалыгы предприятиеләре, 13 процентын төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагы предприятиеләре, 10 процентын сәүдә һәм сәнәгать тармагы предприятиеләре алып торуын әйтте.
Кайчагында бөлгенлек процедурасы аңлы рәвештә сузыла һәм, ахыр чиктә, предприятиеләр өчен нәтиҗәсез эшкә әйләнә. Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы фикеренчә, моннан, иң беренче чиратта, предприятие коллективлары һәм дәүләт яки муниципалитетлар аша күрсәтелгән хосусый милек ияләре зыян күрә.
Рөстәм Миңнеханов зур уңышка ирешкән һәм өлгереш күрсәтә алмаган арбитраж идарәчеләр исемлеген төзеп бастырып чыгарырга һәм бөлгенлек процедурасындагы предприятиеләрдә дәүләт вәкилләренә аттестация үткәрергә тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов предприятиеләрнең бөлгенлеккә төшүен кисәтү чаралары турындагы тәкъдимнәр белән чыгыш ясады. Аерым алганда, ул финанс кризисы шартларында предприятиеләргә ярдәм итүнең судтан тыш механизмнарын кулланырга тәкъдим итте. Моннан тыш, предприятиеләр бөлгенлек процедурасына керә башлаганчы ук, аларны реабилитацияләү чараларын кулланырга уйлыйлар.
Предприятиеләрнең вакытыннан алда бөлгенлеккә төшүен кисәтү комиссиясе составына Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге белгечләре һәм профильле министрлыкларның министр урынбасарлары керәчәк.
Комиссия үзе Республика ведомствоара комиссиясенең эш органы булачак. Аңа Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов җитәкчелек итәчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әлеге комиссиянең төп бурычы предприятиеләрнең бөлгенлеккә төшүен тикшерү түгел, ә аларның хәлен яхшырту механизмнарын эзләү икәнлеген аеруча билгеләп үтте.
Киңәшмәдә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз