Рөстәм Миңнеханов V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышында катнашты

2014 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышында катнашты.

Президиум парламентарийларкаравына 41 мәсьәлә керткән иде, шул исәптән 23е – Татарстан Республикасы законы проекты. Ун закон проектын беренче укылышта карау планлаштырыла, 9ы – икенче укылышта.

Көн тәртибенең төп мәсьәләсе –2015 елга, 2016 һәм 2017 елларга Татарстан Республикасы бюджетының икенче укылышка әзерләнгән проекты. Барлыгы 113 төзәтмә кертелгән, шулардан 8е Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан кире кагуга тәкъдим ителә.

Шулай ук бүген кадрлар мәсьәләсе каралды.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы Конституция судының гамәлдәге Рәисе Виктор Демидовның вәкаләтләре быелның 30 ноябрендә тәмамлана. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тиешле карар кабул итте. Татарстан Республикасы Конституция суды судьялары һәм әлеге суд органы Рәисе Виктор Демидов вәкаләтләре законнар белән каралган сроклары узу сәбәпле тәмамлана (10 ел).

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Виктора Демидовка Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе вазыйфасын биләгәндә башкарган эше өчен рәхмәт белдерде һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Конституция судының яңа Рәисе кандидатурасы декабрьдә каралачак.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары итеп Татьяна Ларионова сайланды.

Татьяна Ларионова депутатларга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. «Дәүләт Советына, депутатларга һәм Татарстан Республикасына файдалы булырга вәгъдә итәм», - диде ул.

Сессия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International