Индонезиянең Көнбатыш Суматра провинциясе губернаторы Ирваном Праитно җитәкчелегендәге делегация белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Казан Кремлендәге очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестиицон үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев һәм берничә Татарстан предприятиесе җитәкчесе катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, делегация әгъзаларын сәламләп, Индонезиянең АСЕАН илләре арасында Россия Федерациясенең иң эре партнерларының берсе булуын ассызыклады. «Соңгы вакытта Россия-Индонезия мөнәсәбәтләре ныгый бара һәм үсә», - дип билгеләде Р.Миңнеханов.
Татарстан, үз чиратында, Россия Федерациясенең алдынгы регионнарының берсе, һәм республика шулай ук Индонезия һәм аның провинцияләре белән мөнәсәбәтләр үсешен хуплый.
Татарстан һәм Индонезия арасындагы мөнәсәбәтләр барышындагы төп вакыйгалар турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов искәркәнчә, ике ел элек Казанда АТЭС форумы чаралары үтте, алар барышында республикага Индонезиянең сәүдә һәм авыл хуҗалыгы министрлары килгән булган. Узган елның май аенда ТР Президенты җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Индонезиядә булды, ә 2015 елның апрелендә Казанда Россия-Индонезия хөкүмәтара комиссиясен уздыру планлаштырыла.
«Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп, әмма, кызганычка каршы, без аларны әлегә начар кулланабыз», - дип мөрәҗәгать итте Ирван Праитнога Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, Татарстанның үскән нефть сәнәгате, нефть эшкәртү, нефть химиясе бар, республикада эре машина төзелеше комплексы бар.
«Без Индонезия базарына Казан вертолетлар заводы, «КАМАЗ», Горький исемендәге завод һәм башка предпритиеләр продукциясен китерергә телибез, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Индонезия, үз чиратында, республикага тукымалар, электроника һәм башка продукция китерергә мөмкин».
Перспектив юнәлешләр арасында Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәгариф һәм студентлар белән алышыну, туризм, инновацияләр, спорт өлкәсендә багланышларны атады.
«Сезгә һәм делегациягә республика белән кызыксынуыгыз өчен рәхмәт белдердәбез, - дип әйтте, Көнбатыш Суматра провинциясе губернаторы Ирваном Праитнога мөрәҗәгать итеп, Р.Миңнеханов. – Ышанам ки, безнең үзара визитларыбыз мөнәсәбәтләребезгә этәргеч бирәчәк».
Ирван Праитно, үз чиратында, Татарстан Президентына республикада делегацияне җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде, һәм Казанда күргәннәре белән соклануын белдерде. «Без инде ИТ-паркта булдык, Кол-Шәриф мәчетен, православие чиркәвен карадык, - дип сөйләде губернатор. – Без Татарстан казанышлары, без хезмәттәшлек итә ала торган предпритиеләр саны бездә уңай тәэсир калдырды».
Шулай ук ул билгеләгәнчә, диннәрнең бергә тыныч яшәве, Иван Праитно сүзләренчә, төрле диннәр вәкилләре яшәгән ил буларак, Индонезиягә мөһим.
Губернатор кыскача Көнбатыш Суматра провинциясе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, провинция җитәкчелеге шулай ук Татартан белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели. «Бездә колледжлар күп, аларны тәмамлаучылар бик теләп Татарстанга укырга килер иде», - дип әйтте Ирван Праитно.
Шулай ук аның сүзләренчә, провинция Татарстанга какао ногытын, пальма маен, диңгез продуктларын сата ала.
Татарстан Президенты, очрашуны йомгаклап, Көнбатыш Суматрага, регионнар арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнү өчен, бизнес-делегация җибәрергә йөкләде.