Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Корольлеге Премьер-министрының урынбасары Сок Ан әфәнде белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртик, Камбоджа Корольлеге делегациясе Казанга «Евразия икътисадый интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар» форумына катнашу өчен килде. Делегация составында Камбоджа Корольлеге Хөкүмәте, берничә министрлыклары вәкилләре бар.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасына карата күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук билгеләгәнчә, бүгенге көндә Россия һәм аның регионнары Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгытуга җитди әһәмият бирә.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясе Тайландта, Малайзиядә, Сингапур, Вьетнам, Мьянма, Индонезия һәм башка илләрдә булды. Без Камбоджа Корольлеге белән якынрак хезмәттәшлек итәргә шат булабыз, дип әйтте ул, кайбер элемтәләр дә бар инде. Аерым алганда, Камбоджага “КАМАЗ” йөк машиналары, Казан вертолетлар заводы һәм башка сәнәгать предприятиеләре продукциясе китерелә.
Безгә Татарстан һәм Камбоджа арасында товар әйләнешен арттыру юнәлешендә эш итәргә кирәк, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында. Аның сүзләренчә, Татарстан Камбоджага йөк машиналарын, вертолетларны, газ суырту җиһазларын, шиналарны һәм башка продукцияне китерү күләмен арттыра ала, Камбоджа, үз чиратында, Татарстан базарына җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы продукциясен китерә ала.
Татарстан Президенты шулай ук кыскача Камбоджа Корольлеге делегациясе әгъзаларына регионның төп икътисадый күрсәткечләре турында хәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр – автомобиль, суднолар төзү, авиатөзелеш тармаклары, медицина җиһазларын җитештерү. Моннан тыш, Татарстан – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы төбәк, шулай ук чит ил инвестицияләре, бизнес үсеше өчен уңайлы төбәк, дип әйтте алга таба Рөстәм Миңнеханов.
Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек тә файдалы булырга мөмкин, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты, бүгенге көндә Татарстан – илнең алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе. Без Татарстанда укучы Камбоджа студентлар саны артуга шат булабыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Үзара кызыклы булырга мөмкин юнәлешләр арасында ул туризм, мәдәни багланышлар һәм спорт өлкәсен дә атады. Ышанам ки, сезнең визит безнең мөнәсәбәтләр ныгуына, шулай ук Россия-Камбоджа мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек итүгә яхшы этәргеч бирәчәк, дип әйтте, Камбоджа Корольлеге Премьер-министры урынбасарына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов.
Сок Ан әфәнде, үз чиратында, Казанга килү мөмкинлегенә шат булуын билгеләде. Аның сүзләренчә, Евразия икътисадый интеграциясенә багышланган форум фикер алышу өчен яхшы мәйданчык булачак. Әлеге әңгәмә бик мөһим, дип саным, һәм Камбоджа - аның актив катнашучысы, дип әйтте ул.
“Безнең алга таба мөнәсәбәтләрне үстерү өчен нигез бар, - дип әйтте Сок Ан. – Бу үзара кызыклы булган бөтен өлкәләргә дә кагыла”.
Аерым алганда, ул билгеләгәнчә, “КАМАЗ” ААҖ йөк машиналары Камбоджада узган гасырның 80-нче елларыннан бирле популяр. Сок Ан хәбәр иткәнчә, Беларуська визиттан соң, Камбоджа территориясендә беларус тракторларын җитештерү ачылды. Аның сүзләренчә, бүген Камбоджа территорияcендә “КАМАЗ” йөк машиналарын җыю производствосын булдыру мөмкинлеген исәпләргә кирәк.
Туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә килгәндә, Сок Ан үз иленең югары дәрәҗәдәге мәдәни мирасы турында сөйләде. Без Камбоджага туристлар агымы артуын күрәбез, дип әйтте ул, 2013 елда илгә 4,2 млн. трист килде, шул исәптән Россиядән - 130 мең турист. Гомумән туризм өлкәсе Камбоджаның тулаем эчке продуктының 16 % тәшкил итә, һәм аны үстерү безгә мөһим, дип әйтте ул.
Камбоджа Корольлеге Премьер-министры урынбасары хәбәр иткәнчә, аның иле экспортка натураль каучук, дөге һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен җибәрергә әзер.
Ул шулай ук мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне дә уңай бәяләде. Бу безгә бик тә кызыклы, дип белдерде Сок Ан.