Минтимер Шәймиев һәм Анатолий Карпов шахмат буенча Россия чемпионаты суперфиналы уеннарын карадылар
2014 елның 28 ноябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия шахмат федерациясенең Попечительләр советы әгъзасы Минтимер Шәймиев һәм шахмат буенча уникенче дөнья чемпионы, Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Карпов классик шахмат буенча Россия чемпионатының ирләр һәм хатын-кызлар суперфиналлары уеннарын карадылар, беренче тур Казан Кремлендә урнашкан "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә башланды.
Минтимер Шәймиев һәм Анатолий Карпов Николай Фешин картиналары экспозиясе куелган күргәзмә залы буйлап үттеләр, анда бүген катнашучылар арасында беренче партия уйналучы шахмат такталары урнашкан. Кунаклар Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесенең яшь рәссамнарына игътибар иттеләр, алар уен вакытында илнең иң танылган шахматчыларының эскиз портретларын ясыйлар.
Аннан соң Минтимер Шәймиев һәм Анатолий Карпов төрле чорның төрле фотоосталарының шахмат турындагы кара-ак фотосурәтләр күргәзмәсен карадылар. Алга таба алар суперфинал матчларыннан онлайн-трансляция залын карады, анда шахматчылар, комментаторлар, шахмат сөючеләр, журналистлар һәм гади тамашачылар чемпионат уеннарын күзәтәләр.
Экскурсия тәмамланганда, Минтимер Шәймиев "Суперфиналны оештыручыларга, аеруча Россия шахмат федерациясе, Елена һәм Геннадий Тимченко фондына зур рәхмәт. Анатолий Евгеньевич Карпов бәяләгәнчә, уңышлы уен өчен бөтен шартлар да булдырылган. Уңышлар телибез! Кешеләр шахмат уйнаса - бу барысы өчен дә отышлы", - дип белдерде.
Турнир Россия шахмат федерациясе тарафыннан Елена һәм Геннадий Тимченко хәйрия фонды белән бергә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте булышлыгы белән "Музейларда шахмат" программасы буенча уздырыла.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.