Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрү башкарма комитеты” коммерцияле булмаган автономияле оешмасы төзелде
2009 елның 5 августы, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрү башкарма комитеты” коммерцияле булмаган автономияле оешмасы Күзәтчелек советы утырышында һәм бу советны оештыручыларның гомуми җыелышында катнашты.
Утырыш Россия Федерациясенең Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгында (Мәскәү) узды. Аны Россиянең Спорт министрлыгы башлыгы Виталий Мутко үткәрде.
Әлеге чара барышында “Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрү башкарма комитеты” коммерцияле булмаган автономияле оешмасын төзү турында карар кабул ителде. Яңа оешманың генераль директоры итеп Владимир Леонов билгеләнде.
Күзәтчелек советы Универсиада башкарма дирекциясенең югары идарә итү органы булачак. Оештыручылар җыелышында Күзәтчелек советы рәисе итеп - Россиянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, рәис урынбасары итеп Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сайланды.
Күзәтчелек советы составына статс-сәркатип – Россия Федерациясе спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрының урынбасары, Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын әзерләү һәм үткәрүне оештыру комитетының җаваплы сәркатибе Наталья Паршикова, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Иршат Минкин, Россия студентлар спорт союзы (РССС) президенты Олег Матыцин һәм РССС башкарма комитеты әгъзасы Виктория Черкесова керде.
Утырыш кысаларында коммерцияле булмаган автономияле оешма уставы, дирекциянең оештыру структурасы һәм аның 2009 елга эш планы расланды.
Утырыш тәмамлангач, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев Күзәтчелек советы әгъзаларының Универсиада башкарма дирекциясе эшенең бөтен стратегик юнәлешләрен билгеләячәген әйтте. Моннан тыш, Күзәтчелек советы яңа структураның халыкара спорт оешмалары һәм башка Бөтендөнья студентлар уеннарының оештыру комитетлары белән үзара ярдәм итешеп эшләвенә дә ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз