Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкарада Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Төркия компанияләре җитәкчеләре белән очрашты. «Синджан» оешкан сәнәгать зонасы штаб-квартирасында узган бу очрашуларда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов геомәгълүмат системаларын һәм компьютер проектлау системаларын эшләүче эре Netcad компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты Төркия компаниясенә республикада корылучы ИТ- Иннополис шәһәрендә үз офисын булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Электротехник җайланмалар җитештерүче Elko компаниясе вәкилләре белән очрашуда яклар Татарстанда завод төзү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Hisko компанияләре (сәнәгать җайланмалары чыгара), Hisalar (авыл хуҗалыгы техникасы һәм махсус машиналар җитештерә), Mobilboard (реклама-мәгълүмат чыганаклары) продукциясенә,Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Россиядә дә ихтыяҗ булырга мөмкин, шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов Төркия эшкуарларын республика территориясендә үз җитештерүләрен ачарга чакырды.
Татарстан Республикасы Президенты бизнесменнарына кирәкле ярдәм һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудыруны вәгъдә итте.