Татарстан Президенты Казанда йогышлы авырулар хастаханәсен төзекләндерүне һәм ДЦП белән авыручы балалар өчен җиһазлар сатып алуны йөкләде

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Сәламәтлек саклау һәм медицина хезмәтен күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарның күп санлы мөрәҗәгать итүләре сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бер төркем гаризачылар белән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә шулай ук ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-комуналь хуҗалык һәм юл төзелеше хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин һәм башкалар катнашты.

Беренче мәсьәлә Казандагы Окольная урамында урнашкан район йогышлы авырулар хастаханәсе бинасын капиталь төзекләндерү турындагы мөрәҗәгать булды. Әлеге медицина учреждениесе Казанда һәм республиканың 27 районында яшәүче йогышлы паталогияле авыру балаларга (0-15 яшьлек балалар) махсуслаштырылган ярдәм күрсәтә. Хастаханә бинасы 1968 елда гамәлгә кертелгән һәм капиталь төзекләндерү таләп итә. Быел хастаханәгә ремонт эшләренә 12 млн. сум бүленеп бирелгән (2014 елның 2 июненнән №1040-р номерлы ТР МК карары). Түбә, берничә бүлмә һәм 4 кат коридоры ремонтланган.

ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин капиталь төзекләндерүгә смета әзер икәнен хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Казандагы Окольная урамында урнашкан район йогышлы авырулар хастаханәсе бинасын капиталь төзекләндерү мәсьәләсен карарга, бөтен кирәкле документларны әзерләргә, акчаны табып, якын арада эшне башларга йөкләде.

Икенче гаризачы “Локомат” биологик элемтәле йөрү мөмкинлеген кайтару өчен роботлаштырылган реабилитация комплексын сатып алу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Бу җиһаз ДЦП авырулы балаларны реабилитацияләүдә кулланалар. Гаризачы ханым хәбәр иткәнчә, аның 8 яшьлек ДЦП авырулы баласы бар. Аның сүзләренчә, инвалид-балалы гаиләләр мондый җиһазларга бик мохтаҗ.

ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин аңлатканча, мондый җиһаз булган якындагы шәһәр – Чабаксар (анда аппаратны федераль акчага алганнар). Республикада мондый реабилитация 500 ДЦП белән авыручы балага кирәк.

Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне өйрәнеп, Татарстан Республикасына сатып алу өчен роботлаштырылган реабилитация комплексын сайлап алырга йөкләде.

Видеоконференцэлемтә режимында Кукмара районыннан гаризачы Кукмара үзәк хастаханәсенә УЗИ күчмә аппаратын сатып алу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Алдагы аппарат “Сәламәтлек” илкүләм программасы кысаларында 2006 елда алынган булган һәм кабул итү-диагнгостика бүлегендә кулланган, җиһазның тузу дәрәҗәсе – 70 %.

ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин хәбәр иткәнчә, аппарат кирәкле. Киләсе елның беренче кварталында җиһазны сатып алу каралган. Татарстан Президенты сатып алуга тендер уздыруны тизләтеп, район хастаханәсен УЗИ күчмә аппараты белән якын арада тәэмин итүне йөкләде.

Сарман районында модульле фельдшер-акушерлык пунктын төзү мәсьәләсе соңгысы булды. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, ФАП төзү 2015 ел программасына кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International