Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районының социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2009 елның 7 августы, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лениногорск муниципаль районында. Визит барышында ул берничә социаль объектта булды, Федотово авылында (Лениногорск районы) православие гыйбадәтханәсен ачу тантанасында катнашты һәм районның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Эшләр барышы турындагы төп доклад белән Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгат Хөсәенов чыгыш ясады.
Ул кризис шартларында җирле бюджет торышы борчу тудыруын әйтте. Әйтик, 2009 елның алты аенда 242 млн. салым һәм башка керемнәр җыеп алынган. Бу еллык планлы йөкләмәнең 42 процентын тәшкил итә (чагыштыру өчен: узган ел шушы ук вакытта бу күрсәткеч 97 % булган). Физик затлар кеременә салым аеруча аз җыелган – расланган күләмнең 38 проценты гына.
Районның бюджет чыгымнары 21,3 процентка оптимальләштерелгән.
Бюджет акчасын оптимальләштерүгә мисал итеп, ул район үзәк хастаханәсенең элекке биохимия лабораториясе бинасын медицина хезмәткәрләренә фатир булырлык итеп үзгәртеп төзүне китерде.
Рәгат Хөсәенов сүзләренчә, йогышлы авырулар хастаханәсе бинасын да шул ук максатларда үзгәртеп төзү планлаштырыла.
Районда эшсезлек үсә бара – мәшгульлек үзәгендә 979 кеше учетта тора (шул исәптән 569 кеше 2009 елда учетка баскан).
Бу ярты еллыкта үз көчебез белән 7,6 млрд. сумлык эш башкарылган һәм хезмәт күрсәтелгән, үзебездә җитештерелгән товарлар төяп җибәрелгән (үсеш темпы – 106,9 %).
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә кечкенә торак пунктларны газ белән тәэмин итеп бетерү проекты әзерләнгән (“Техпроект” проектлар институты, Казан). Кузайкино авылына урта басымны китереп җиткерү буенча проект-смета документлары әзерләнә, башка торак пунктларда (Горкино, Дурасово, Югары Каран һәм Савочкино) эшләр алып барылмый әле.
Торак фонд төзү һәм аңа капиталь ремонт ясауга зур игътибар бирелә. 2009 елгы капиталь ремонт программасына 91 йорт кергән, капремонт бәясе 283 млн. сумнан артып китә. Бүгенгә 247 млн. сумлык эш (90%) башкарылган.
33 йортта ремонт тулысынча төгәлләнгән, 15 йорт эш комиссиясе акты белән кабул ителгән.
2009 елда шәһәр һәм район буенча 22 мең кв. метр торак төзү планлаштырыла. 7,7 мең кв. метр торак төзелгән инде, шул исәптән шәхси торак төзелеше – 3 мең кв. метр, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча – 3,9 мең кв. метр.
Рәгат Хөсәенов Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының инвестицияләр күләмен өч тапкыр киметүен билгеләп үтте: узган ел 300 млн. сум бирелгән булса, быел ул 92 млн. сумга калган. Боларның барысы да киләчәктә торак төзү һәм аны файдалануга тапшыруда тискәре чагылыш табачак.
Районда 47 млн. сумга 10 км автомобиль юлы ремонтланган (республика бюджетыннан финанслану исәбенә).
Татарстан Республикасының Лениногорск муниципаль районы башлыгы республика Хөкүмәте һәм “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенә шәһәр урамнарын төзекләндерүгә акча бүлеп бирүләре өчен рәхмәт белдерде.
Рәгат Хөсәенов арбитраж идарәчеләр эшен райондагы проблемаларның берсе дип саный. Аның фикеренчә, алар хәзер хуҗалыкларны яңадан торгызырга түгел, тулысынча юкка чыгарырга телиләр (бу бигрәк тә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чагыла: фермаларны, ашлык амбарларын бөлгенлеккә төшерәләр).
Агросәнәгать комплексына килгәндә, быел райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 41 мең гектар бөртекле культура, шул исәптән 10 мең гектар көзге иген җыеп аласы бар.
“Рацин” дәүләт унитар предприятиесеннән район 1 мең тонна минераль ашлама ала (8,2 млн. сумга). Тагын 1,5 мең тонна ашлама (12,5 млн. сумга) район акчасына һәм төрле бюджет субсидияләренә алынган. Шул рәвешле, 1 гектар сөрелгән җиргә 24 кг ашлама кертелгән. Районда уртача уңыш гектарыннан 17,5 центнер тәшкил иткән.
Рәгат Хөсәенов районда спорт корылмалары төзү мөмкинлеген карауларын үтенде. Аларның барысы да республикада беренчеләрдән булып төзелгән һәм инде эштән чыккан, заманча таләпләргә җавап бирми.
Ул шулай ук 2008 елда районда үз көчләре белән район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегенә ремонт ясый башлауларын, ләкин икътисади хәл аркасында ремонт озакка сузылуын әйтте. Аны төгәлләү өчен, якынча 32 миллион сум кирәк.
Шәһәр кешеләренең ял итү урынын – урман паркын да төзекләндерергә кирәк (ул 130 млн. сумга төшәчәк).
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Лениногорск кешеләре алдында чыгыш ясаганда, арбитраж идарәчеләр эшенә бәйле хәлгә кичекмәстән ачыклык кертергә кирәклеген әйтте. Бу аерым бер районга гына кагылмый. “Арбитраж идарәчеләрне дә җаваплылыкка тартырга кирәк. Бу предприятиеләрнең хәлен яхшырту түгел, милекне яңадан бүлешү һәм караклык. Аларның эшенә анализ ясалачак һәм арбитраж идарәчеләр рейтингы төзеләчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Районда спорт корылмаларын төзүгә килгәндә, Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы районда мондый проблема барлыгын таныды. Ул республикада беренче спорт корылмасы Лениногорск районында төзеләчәген әйтте.
Урман паркын төзекләндерү мәсьәләләре турында сөйләшкәндә, Татарстан Республикасы Премьер-министры шуны аңлатып китте: республика бюджетында кытлык булган шартларда һәм кризис вакытында районга беркем дә 130 млн. бирмәячәк, ләкин җәяүлеләр йөрү юлларын төзекләндерү өчен акча табып була. Шул рәвешле, төзекләндерү процессы башланып китәчәк. Проектны тәмамлау өчен, ул районга инвестор табарга тәкъдим итте.
Татарстан Премьер-министры район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеген үзгәртеп төзү тәмамланырга тиеш дип саный. “Лениногорскида мондый хастаханә булырга тиеш түгел, бу – хурлык”, - диде ул. Рөстәм Миңнеханов ремонтны тәмамлау өчен 10 млн. бүлеп бирергә вәгъдә итте. “Татнефть” ААҖ нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов та нефтьчеләрнең ремонт ясарга ярдәм итәчәкләрен һәм 10 млн. бүлеп бирәчәкләрен әйтте. Җитеп бетмәгән акчаны (тагын 12 млн. сум) районның үзендә табарга уйлыйлар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры бүген райондагы кече һәм урта бизнеска ярдәм итәргә кирәклеген (шул исәптән грантлар рәвешендә дә) билгеләп үтте. Бу эш Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитетына йөкләнгән.
Киңәшмә тәмамлангач, Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче кешеләр Лениногорск муниципаль районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашуга киттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International