Куба һәм Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендәге ныклы хезмәттәшлекне яңадан башлап җибәрәчәкләр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Куба вузлары ректорлары белән очрашуында бу хакта сүз барды. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Куба Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эмилио Лосада Гарсиа катнашты.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Казанга Россия һәм Куба вузлары ректорларының форумына килүләре һәм Казан федераль универститетының 210 еллыгын бәйрәм итү чараларында катаншулары өчен рәхмәт белдерде.
Ул Татарстан делегациясенең (2014 елныд ноябрь аенда) Гаванада булуы һәм визит барышында эшлекле очрашулар уздырылуы, хезмәттәшлек турында килешүләр имзалануы турында искәртте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан һәм Кубаның күптәнге мөнәсәбәтлре бар, республика Кубага авиатөзелеш продукциясен, вертолетлар, “КАМАЗ” автомобильләрен, шиналар производствосы продукциясен китерә. Шулай ук вакытта, аның фикеренчә, Татарстан белән Куба арасында товар әйләнешен арттырырга кирәк. Моннан тыш, инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек уңышлы булырга мөмкин – медицина, фармацевтика, яңа технологияләр.
Аерым Татарстан Президенты мәгариф өлкәсендәге мөнәсәбәтләргә игътибар итте. Безгә мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне яңадан башлап җибәрергә кирәк, Татарстан вузларына Куба студентлары һәм аспирантлары белем алсын. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгенге көндә моның өчен бөтен шартлар бар.
Шуннан ул кыскача республиканың икътисады турында хәбәр итте, мәгариф мәсьәләләре турында тулырак сөйләде. Без вузларыбыз белән горурланабыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, бүген аларда 5,5 мең чит ил студенты белем ала.
Куба Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эмилио Лосада Гарсиа, үз чиратында, ил җитәкчелеге исеменнән Казан федераль университетын 210 еллык юбилее белән котлады. Сезнең вузлар Россия төбәкләре һәм башка илләр, шул исәптән Куба өчен дә югары квалификацияле белгечләр әзерли, дип әйтте ул. Илче хәбәр иткәнчә, Россия вузларын тәмамлаучылар ил җитәкчелеге һәм ведомстволарында югары дәрәҗәдәге урыннарны билиләр.
Эмилио Лосада Гарсиа сүзләренчә, аның иле “КАМАЗ” авыр йөк машиналарын Кубага гына түгел, ә гомумән Латин Америкасы базарына китерү, шиналар производстволарын модернизацияләү яклы. Ул ассызыклаганча, шиналар производствосын гамәлгә кую эшендә Куба хезмәттәшләре Татарстан белгечләренә катнашуны тәкъдим итәләр. Моннан тыш, илче сүзләренчә, фармацевтика, туризм һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү аларга кызыклы.
Эмилио Лосада Гарсиа очрашу барышында Рөстәм Миңнехановка Кубаның “Казан вертолетлар заводы” ААҖ җитештергән ике вертолетны сатып алуы турындагы рәсми документны тапшырды. Мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлеккә килгәндә, илче белдергәнчә, аның иле элемтәләрне киңәйтү ягында. Без студентларыбызның Татарстанда белем алуларын телибез: аспирантурада, магистратурада, стажировка үтүләрен телибез, дип әйтте Эмилио Лосада Гарсиа.
Ул шулай ук билгеләгәнчә, Татарстан – Кубаның төрле өлкәләрдә ныклы һәм уңышлы мөнәсәбәтләр урнаштырган бердән-бер федерация субъекты.
Куба ректорларының Татарстан вузлары һәм фәнни-тикшеренү объектлары белән танышу программасы турында К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, Куба хезмәттәшләре биомедицина, фармацевтика, мәгълүмат коммуникацияләре, нефть химиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләгәннәрен белдерәләр. Илшат Гафуров шулай ук Татарстан уку йортларында студентларның гына түгел, ә югары сыйныф укучыларының да белем алу мөмкинлеген карауны тәкъдим итте.