Рөстәм Миңнеханов Бөекбританиянең һәм Төньяк Ирландиянең Россия Федерациясендәге Илчелегенең киңәшче-илчесе Барбара Хабберджэм белән очрашуда: безнең төрле өлкәләрдә дә хезмәттәшлек мөмкинлекләребез бар

2014 елның 5 декабре, җомга

Бүгенге очрашуда Бөекбританиянең һәм Төньяк Ирландиянең Россия Федерациясендәге Илчелегенең икътисад, сәүдә һәм инвестицияләр мәсьәләләре буенча киңәшче-илчесе Барбара Хабберджэм һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спорт, халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышларын әзерләү һәм уздыру өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесеТалия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасыннан соң Татарстан башкаласы бөтендөньяга танылды. Универсиада-2013 халыкара дәрәҗәдәге спорт уеннарын уздыру буенча зур тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде, диде ул, киләсе елларда Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты (2015 ел), Конфедерация Кубогы, дзюдо буенча Европа чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары (2018 ел) һәм башкалар узачак.

Безнең төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә мөмкинлекләребез бар, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искә төшергәнчә, бүген республика территориясендә инглиз капиталы катнашында 17 предприятие теркәлгән, шуларның иң эресе –«ICL-КПО ВС» ААҖ. Россия регионы буларак, Татарстан Республикасы белән Бөекбритания арасында хезмәттәшлек соңгы елларда яхшы гына үсеш алды, һәм бүген уңай динамиканы саклап калырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, гуманитар багланышларның мөһим өлеше – мәгариф өлкәсе – күп кенә татарстанлылар дәүләт укыту программалары кысаларында һәм хосусый рәвештә Бөекбритания югары уку йортларында белем ала.

Үз чиратында Барбара Хабберджэм хәбәр иткәнчә, бу – аның Татарстан Республикасына беренче визиты. Ул, Россиянең кайсы регионы бизнес алып бару өчен уңайлы дип сорагач, аның хезмәттәшләре бертавыштан Татарстан Республикасын атаганнар. Хабберджэм ханым шулай ук хәбәр иткәнчә, ул Татарстан Республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итүне бик сокланып караган. Бу тәкъдир итү 2014 елның 27 ноябрендә Россия ТЭМ тарафыннан оештырылган иде. Мин сезнең икътисадый потенциалыгызны, үсеш динамикагызны һәм чит ил инвесторлары белән күп санлы багланышларыгызны күрдем, диде ул. Мәгълүмат технологияләре үсешенә килгәндә исә, Хабберджэм ханым җитәкчелегендәге делегация 4 декабрь көнне Казандагы югары технологияләр өлкәсендәге ИТ-паркта булды. Без инновацияләр өлкәсендәге уңышларыгызны югары бәяләдек, диде Барбара Хабберджэм, минем шулай ук, Иннополис мәйданчыгына барып, тулаем проект үсешен күзәтәсем килә.

Барбара Хабберджэм халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышларын әзерләү һәм уздыру өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы мәсьәләләргә игътибарны юнәлтергә тәкъдим итте. Аннары ул бу өлкәдә эшчәнлек алып баручы компанияләр вәкилләре белән таныштырды.

Компанияләр вәкилләре үз эшчәнлекләре буенча кыскача тәкъдир итүләр уздырдылар, элегрәк үзләре катнашкан проектлар турында сөйләделәр. Аерым алганда, болар – Лондондагы Олимпиадага, Сочидагы кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннарына, Бразилиядәге футбол буенча дөнья чемпионатына һәм башкаларга әзерлек һәм аны уздыру чаралары. Бүген очрашуда катнашкан компанияләр хосусый авиа транспортларда пассажирлар йөртү, коммуникацияләр, маркетинг һәм пиар өлкәсендә, энергия белән тәэмин итү, спорт ярышларын оештыру һәм уздыру өлкәсендә үз эшчәнлекләрен алып баралар.

Без киләчәктә дә Лондондагы Олимпиаданы уздыру тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер, дип белдерде Барбара Хабберджэм. Ышанам ки, бу визит хезмәттәшлекне үстерү юлында беренче адым булачак, Татарстан һәм Бөекбритания бизнесменнары һәм компанияләренең бергәләп эшләве безнең өчен дә кызыклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International