Рөстәм Миңнеханов КФУ А.М.Бутлеров ис. Химия институтында һәм КФУ Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында булды

2014 елның 6 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУ А.М.Бутлеров ис. Химия институтының төзелеп килүче бинасында (Лобачевский ур., 1/29) һәм КФУ Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының яңа корпусында булды.

Химия институты бинасы төзелеше тәмамланып килә. Бина нигезенә беренче таш 2011 ел сентяберендә Органик химия буенча Халыкара Бутлеров конгрессы кысаларында салынды. Төзелеш химия корпусының иске бинасы артында уздырылды.

Рөстәм Миңнеханов студентлар белән аралашты, алар КФУ нигезендә гамәлгә ашырылучы проектлар һәм тикшеренүләргә алынган грантлар турында сөйләделәр.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов КФУ Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының бинасын карады. Заманча институт – КФУның геология факультетының варисы. Казан университетының ике гасырдан да артык тарихы дәвамында Казан геология мәктәбе дөнья дәрәҗәсендә танылды. Аның атаклы фәнни юнәлешләре арасында - «Палеозой стратиграфиясе», «Минераллар физикасы», «Палеомагнетизм һәм тау токымы магнетизмы», «Нефть геологиясе». 

КФУ Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында Рөстәм Миңнеханов лабораторияләр һәм укыту аудиторияләрен карады, шулай ук студентлар белән аралашты. Институт вәкилләре фәнни эшчәнлек, тикшеренүнең заманча алымнарын куллану турында сөйләделәр.

Биналарны шулай ук Россия элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы министрлары карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International