Иртәгә Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе бинасында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының “Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның тәҗрибә һәм перспективалары” темасына коллегия үткәреләчәк. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында коллегия утырышының туры трансляциясе оештырыла. Утырыш 15:00 сәгатьтә башлана. Трансляцияне http://tatarstan.ru/press/broadcast.htm адресы буенча карарга була.