Татарстан Президенты: «Алабуга» МИЗда без һөнәри белем системасын эшләтеп карыйбыз»

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе

«Алабуга»МИЗдагы резидент предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү буенча бүген махсус икътисадый зона администрациясендә киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов , Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстанның икътисад министры Артем Здунов, резидент компанияләр вәкилләре катнашты.


Киңәшмә башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты резидент предприятиеләрнең һөнәри белем алучы хезмәткәрләре белән очрашты.


«Без инновацион үсешнең, «Алабуга» МИЗдагы шикелле предприятиеләр булдыруның квалификацияле кадрлардан башка мөмкин булмауны аңлыйбыз, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты, киңәшмәне ачып. – Һәм шуңа күрә без хезмәт базарындагы хәлләрне белеп торырга тиеш».


«Эшче көчләргә ихтыяҗ арта бара, бигрәк тә белгечләргә. Шуңа күрә без күпме квалификацияле хезмәткәр кирәк булуын, нинди югары уку йортлары аларны әзерләргә тиешлеген белеп торырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.


«Алабуга» МИЗда, Р.Миңнеханов сүзләренчә, хәзер 4,5 мең хезмәткәр эшли, озакламый бу сан 11 меңгә җитәчәк, ә 2020 елга – 16 меңгә кадәр дип планлаштырыла.

Киңәшмәдә 2014 елда «Алабуга»МИЗдагы ресурс үзәге эшчәнлеге турында да сөйләделәр .

Хәзер ресурс үзәгендә 15 тән артык кирәкле белгечлек буенча хезмәткәрләр белем ала. 2014 елда моның өчен 20 уку йорты эшли, шулардан төп уку йорты – Алабуга политехника колледжы.


Бүгенге көндә ресурс үзәгендә 1406 кеше эшли, шул исәптән 291 кеше урта һөнәри белем учрежделәрендә белем алган, 1041 – кыска сроклы курсларда, тагын 74 кеше махсус уку үзәкләрендә стажировка үткән. 2015 елда 2100 кешене укыту планлаштырыла.


«Сез монда озак вакытка килдегез, һәм күршеләр исәбенә яшәү дөрес түгел, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов резидентларга. - Минемчә, хезмәткәрләрне бер-береңнән үзара килешү буенча гына алырга мөмкин».


«Минемчә, бу – бик мөһим мәсьәлә, - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов. - МИЗ базасында без һөнәри белемнең бөтен бер системасын эшләтеп карыйбыз, барлык министрлыклар һәм ведомстволар монда актив катнашырга тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International