Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисадый зонасындагы «Интерскол» компаниясенең электр инструментлары чыгару заводында булды. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин һәм башкалар озата йөрде.
«Интерскол» Россия компаниясенең яңа заводы «Алабуга» МИЗда быелның 13 октябрендә эшләтеп җибәрелгән иде. Хәзер инде предприятиедә күпләгән электр инструментлары чыгарыла, шулардан: электродрельләр, перфораторлар. 2015 елда 2 млн. берәмлек эшләп чыгару планлаштырыла, өч чиратын да төзү тәмамлангач, предприятие бар куәтенә эшли башлагач, ул 5 млн. берәмлеккә җитәчәк. Мондый күләм белән «Интерскол» компаниясе электр инструментлары җитештерү буенча Россия базарының өчтән берен биләргә җыена.
Бүген завод буйлап экскурсия барышында Рөстәм Миңнехановка әзер продукция, пластик детальләрне штамплау станокларын һәм алюминийдан койган станоклар, шулай ук электр двигательләре җыю линиясен күрсәттеләр. Татарстан Президенты предприятие дәрәҗәсен югары бәяләде һәм эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыру кысаларында продукцияне сатып алу мөмкинлеген карарга кушты.
Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда «Кастамону Энтегре» МДФ-панельләр заводы эше һәм аны үстерү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә катнашучылар предприятиене чимал белән тәэмин итү мәсьәләләре, 2015 елга һәм перспективада заводның икенче чиратын төзү буенча фикер алыштылар.