Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестиция-венчур фонды оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестиция-венчур фонды оештырган эшлекле иртәнге ашта катнашты.

Чара "Татарстан Республикасының 50 иң яхшы иннновацион идеясе" X юбилей конкурсының җиңүчеләрен бүләкләүгә багышланды.

Эшлекле аш технологияләрне коммерцияләштерү уңышлары, перспективалары һәм бурычларына багышланды һәм Казандагы "Корстон" КСКК мәйданчыгында узды. Анда "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агмирзян, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясенең башкарма директоры Альбина Никконен, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

"Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды" комммерцияле булмаган оешма директоры Айнур Айделдинов эшлекле иртәнге ашның модераторы булды. Ни өчен фәнни эшләнмәләр лабораторияләрдән читтә куллану тапмый? Стартапларга уңышлы бизнеска әйләнү өчен нәрсә комачаулый? Инвесторларны инновацион эшчәнлеккә ничек җәлеп итәргә? Чарада катнашучылар әнә шундый һәм башка актуаль сорауларга җавап эзләде.

Айнур Айделдинов билгеләп узганча, теләсә нинди инновацион фикер базарга эләгүгә, ул берничә этапны узарга тиеш, алар арасында - инжиниринг, концепция һәм дизайн эшләү, җитештерү. Ул нишләп инновацион эшләнмәләрнең бик азы гына сәнәгать производствосына җиткерелеп, республика икътисадына сизелерлер өлеш кертә алганнары турында уйланырга чакырды. "Энерголеспром" (2007 елда ТР Инвестиция-венчур фонды финанс ярдәме белән оештырылган) предприятиесе тормышка ашырган проект тарихын уңай мисал буларак китерде. Предприятие түбән сыйфатлы агачны сыек ягулыкка әйләндерүче җайланма үрнәген ясаган. Бүген әлеге проектны тикшеренү-сәнәгать дәрәҗәсенә күчерү буенча эш алып барыла, һәм "Энерголеспром" җитәкчесе Андрей Грачев сүзләренчә, яхшы предпритиегә әверелер өчен бик җитди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Эшлекле иртәнге ашта күп кенә чыгыш ясаучылар фикеренчә, Россиядә инфрастуруктура, инновацияләрне производствога кертү буенча махсуслашкан оешмалар җитәрлек түгел.

Белешмә өчен:
Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды 10 ел эшләгән дәвердә "50 иң яхшы инновацион идея" конкурсы һәм "Идея-100" инновацион проектлар программасы ярдәмендә 11 меңнән артык инновацион идея туплаган, алар арасыннан иң яхшы 1100е сайлап алынган. Федераль дәрәҗәдә инвестиция мәйданчыгы булдырылган, төрле тармактагы 154 компаниягә ярдәм күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International