Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге делегация составында эш визиты белән Һиндстанга килде.
Бүген ТР Президенты Дәһлидә ике тарихи объектны карады – Хумаюн кабере һәм Кызыл форт. Биредә Рөстәм Миңнехановка Һиндстанда архитектура һәм археологик мирасларны саклау тәҗрибәсе турында сөйләделәр.
Визитның төп максаты – югары дәрәҗәдә Россия-Һиндстан сөйләшүләрендә катнашу, аларны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди уздыра.