Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты, Рус география җәмгыяте Попечительләр советы Рәисе Владимир Путинга телеграмма юллады. Телеграммада ул Рус география җәмгыяте казанышлары китабына тагын бер рекордны язып булуы – тәҗрибәле Татарстан дайверы Дмитрий Шиллер җитәкчелегендә РГҖнең су асты-тикшеренү отрядының дөньяда беренче булып Десепшен утравы янында Антарктида суларына 97 метр тирәнлегенә төшүләре турында хәбәр итте.
«Хөрмәтле Владимир Владимирович! Сезгә Рус география җәмгыяте казанышлары китабына тагын бер рекордны язып булуы – тәҗрибәле Татарстан дайверы Дмитрий Шиллер җитәкчелегендә РГҖнең су асты-тикшеренү отрядының дөньяда беренче булып Десепшен утравы янында Антарктида суларына 97 метр тирәнлегенә уңышлы төшүләре турында хәбәр итәм. Бу “Салкын полюсы” проектының өченче этабы, әлеге проектны Ватаныбыз даны хөрмәтенә мавыгучан, кыю спортчы-тикшеренүчеләр эзлекле рәвештә гамәлгә ашыралар. Сезне бу рухландыргыч вагыйга белән ихлас йөрәктән котлыйм һәм Рус география җәмгыятенә алга таба уңышлы эшчәнлек, яңа кызык идеяләрнеһәм фәнни-тикшеренү проектларын тормышка ашыруны телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».