«Халык инспекторы» системасы белдерүләре буенча ЮХИДИИ 144 штраф салган

2014 елның 13 декабре, шимбә

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген бозулар турында гражданнарга үзләренә гаризалар җибәрү мөмкинлеген булдыручы «Халык инспекторы» системасының бер айлык эше нәтиҗәсендә ЮХИДИИ административ хокук бозулар турында 144 карар чыгарган. Бүген бу хакта барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган киңәшмәдә Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, «Халык инспекторы» кушымтасын 8 ноябрьдән бирле һәркем күчереп алырга мөмкин, һәм ул 14 мең җайланмада урнаштырылган инде. Шуларның 9 меңе – iOS операцион системасындагы җайланмалар, 5 меңе – Androidтагы җайланмалар.


Система эшли башлаганнан бирле гражданнар 1538 белдерү ясаган, шуларның 27%ы кире кагылган. 771 белдерү ЮХИДИИгә тапшырылган, ә 23%ы - административ-техник инспекциягә. ЮХИДИИгә кергән 771 белдерүдән 577е карала. 144 белдерү буенча административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелгән, 50се – карау нәтиҗәләре буенча кире кагылган.


Р.Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, ЮХИДИИгә иң күп белдерү «тротуарда парковкага» кагыла - 831 белдерү. Муниципаль берәмлекләрнең административ-техник инспекцияләренә җибәрелгән барлык белдерүләр дә газоннарда парковкага кагыла.


«Беренче ай буенча статистика әйбәт, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Хәзер инде бирелгән гаризаларның нәтиҗәлелеген тәэмин итү мөһим».


Татарстан Республикасы Президенты Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең административ-техник инспекцияләренә процесста катнашучылар арасында мәгълүмат алмашуны җайга салырга кушты.


Рөстәм Миңнеханов шулай ук чиновникларны Дәүләт хезмәт күрсәтүләр порталындагы үзләренең шәхси кабинетлары аша ЮХИДИИ штрафларын «автотүләү» системасына тоташырга өндәде.


«Бу цивилизацияле система, - диде Татарстан Президенты. – Без барыбыз да гражданнар күз алдында, минемчә, чиновникларның берсе дә штрафлар аркасында закон белән проблема тудырырга теләмидер».


Ул министрларга, муниципалитетлар башлыкларына, эре предприятиеләр җитәкчеләренә үзләре өчен ЮХИДИИ штрафларын «автотүләү» системасына тоташырга һәм үз буйсынуларындагы хезмәткәрләрне дә үгетләргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International