Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Опора России» бөтенроссия кече һәм урта эшкуарлыкның иҗтимагый оешмасы президенты Александр Калинин белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршынагы вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
«Татарстан кече һәм урта бизнесны үстерү буенча лидер регион, һәм кешеләр моны күрәләр, сезгә шуның өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Александр Калинин. Ул Рөстәм Миңнехановка эшкуарлыкны үстерүдәге эзлелке һәм нәтиҗәле ярдәме өчен «Опора России» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Рәхмәтен тапшырды.
Татарстан Президенты республикада эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм күрсәтү өчен булдырылган структура турында сөйләде.«Минемчә, без бүген кече һәм урта бизнеска ярдәм мәсьәләсендә эшләп бетермибез әле, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Күбрәк эшләргә кирәк бу юнәлештә».
Аннары яклар эшкуарлыкка ярдәм кысаларында киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.