Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның 40 меңнән артык шәхси эшмәкәре Пенсия фондына бурычлы
2014 елның 16 декабре, сишәмбе
Татарстанда бүгенге көнгә 41 мең шәхси эшмәкәр Пенсия фондына 1,7 млрд сумга бурычлы. Предприятиеләрнең фондка бурычы 2,6 млрд сум тәшкил итә. Бу мәгълүматны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, 2015 елда эш бирүчеләр айның 15еннән соңга калмыйча отчет бирергә тиешләр. Әгәр эш бирүче отчетын электрон рәвештә җибәрсә, биш көнгә соңрак та бирә ала, ләкин 20сеннән соңга калмыйча.
2015 елдан шулай ук шәхси эшмәкәрләр тарафыннан түләнә торган иминият взносының билгеләнгән күләме белән дә үзгәрешләр булачак. Марсель Имамов искәрткәнчә, билгеләнгән түләүнең күләме минималь хезмәт хакы күләменә бәйле. 2015 елның 1 гыйнварыннан ул айга 5 мең 965 сум тәшкил итәчәк. Шуңа бәйле Пенсия фондына шәхси эшмәкәрләр өчен взносның билгеләнгән күләме елга 18 мең 610 сум 80 тиен тәшкил итәчәк, ә мәҗбүри медицина иминиятләштерүе өчен – 3 мең 650 сум 58 тиен.
“Үз эшләрен ябарга планлаштырган эшмәкәрләр, агымдагы елның 31 декабренә кадәр мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә 17,3 мең сум һәм мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә 3,4 мең сум түләргә тиешләр, шулай ук Пенсия фонды органнары пеня салмасын өчен салым хезмәтенә декларация бирергә тиеш”, - дип аңлатты Марсель Имамов.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз