Рөстәм Миңнеханов Люблянада узган Татарстан-Словения бизнес-форумында катнашты

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Словения бизнесы Россия икътисады белән кызыксына,һәм Россия – без хезмәттәшлекне үстерергә теләгән ил. Бүген бу хакта Люблянада Словения Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конференц-залында узган Татарстан-Словения бизнес-форумында катнашучылар сөйләштеләр.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Николай Никифоров, Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев, шулай ук Словения Республикасы бизнес вәкилләре, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары катнашты.

Сез – без хезмәттәшлекне үстерергә һәм ныгытырга теләгән партнерларыбыз, диде бизнес-форумны ачып, аның модераторы. Ул шулай ук искә төшергәнчә, Словения ССП белән Татарстан Республикасы ССП хезмәттәшлек турында килешүе төзелгән һәм Татарстан бизнесменнары өчен Словения эшкуарлары белән үзара файдалы мөнәсәбәтләр турында барлык мәгълүматны алырга мөмкин.

Словения эшкуарлары илләребез арасында бизнес-контактларны үстерергә тели – мондый фикерне форум кысаларында чыгыш ясаучылар әйтте. Словения Сәүдә-сәнәгать палатасы эшкуарлар өчен ышанычлы союзник һәм партнер булып тора.

Россиянең Словения Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Доку Завгаев форумда чыгыш ясап, хәбәр иткәнчә, Россия-Словения мөнәсәбәтләре динамик үсештә. Беренче мәртәбә 2013 елда безнең товар әйләнеше 2 млрд. доллар тәшкил итә, диде ул. Доку Завгаев шулай ук билгеләп үткәнчә, Россиядә дә, Словениядә дә кече һәм урта бизнес икътисад үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Яхшы шартнамәчел-хокукый база булдырылган, дип саный ул.

Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Николай Никифоров искә төшергәнчә, Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясенең иртәгә булачак утырышы инде унберенчесе. Безнең максат – сәяси һәм икътисадый хәлләргә карамастан, хезмәттәшлекне үстерү, диде ул, 2013 ел йомгаклары буенча безнең товар әйләнеше 2 млрд. доллар тәшкил итә.

Николай Никифоров билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы һәм, мәсәлән, Венгрия арасында товар әйләнеше 1 млрд. 200 млн. доллар тәшкил итә, ә бит бу Россиянең бер регионы гына. Шуңа күрә без Словения белән хезмәттәшлектә югары потенциал булуы турында сөйлибез, дип ассызыклады ул.

«Ышанам ки, без әлеге потенциалны файдаланырга тиеш, - дип әйтте Николай Никифоров. – Сезнең экпортка һәм импортка товарыгыз бар, инвестицияләргә дә мөмкинлегегез бар».

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Словения хезмәттәшләренә форумны әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, тотрыксыз сәяси вәзгыятькә карамастан, бүген алга бару һәм “ишекләрне япмау” мөһим. Безгә булганын салкап калу һәм туктамау зарури, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, Татарстан хезмтәттәшлеккә әзер. Ул белдергәнчә, Татарстан производство ачарга әзер булган бөтен бизнес вәкилләрен шартлар белән тәэмин итәргә әзер.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, бүген Словения Россиядән инвестицияләр җәлеп итү яклы, димәк, бу аның да хезмәттәшлеккә ачык икәнен күрсәтә.

Шулай ук форумда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов һәм Николай Никифоров барында Татарстан Республикасы һәм Словения Республикасы ведомстволары арасында меморандумнар һәм килешүләр имзаланды.

Аерым алганда, Нова Горица университеты (Словения) һәш Казан дәүләт аграр университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International