Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Венгрия Дәүләт собраниесе (парламенты) Рәисенең беренче урынбасары Янош Латорцаи белән очрашты.
Очрашу Венгриянең Парламент бинасында узды, чарада Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Сергеев та катнашты.
Янош Латорцаи әфәнде, кунакларны сәламләп, уңышлы визит һәм бу визитның Россия-Венгрия, шул исәптән Татарстан-Венгрия мөнәсәбәтләрен ныгытуга этәргеч булуын теләде.
Без Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанның Венгрия белән хезмәттәшлеген югары бәялибез, диде үз чиратында Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, Будапештка Татарстаннан зур делегация килде, визитның төп максаты – илләр арасындагы сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне киңәйтү.
«Ышанам ки, без якын киләчәктә гамәлгә ашырырлык күп кенә уртак проектлар табачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Венгрия эшкуарларын Татарстан Республикасына визит белән чакырды. Бу Татарстандагы, шулай ук Венгриядәге бизнес-структураларга яхшы алшарт булачак, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан белән Венгриянең 2013 елда товар әйләнеше 1,2 млрд. АКШ доллары тәшкил итте, диде Татарстан Республикасы Президенты, 2014 ел йомгаклары буенча бу сан азаймаска тиеш. Әмма бу, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, якларның темплары кимүне белдерә. Венгерия бизнесы Татарстан Республикасын Россия базарына чыгар өчен мәйданчык рәвешендә файдалана ала, диде ул.
Венгрия белән Татарстан хезмәттәшлеге өчен перспектив юнәлешләрдән нефть химиясе, фармацевтика, энергияне сак тоту, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать һәм башкалар бар, дип хәбәр итте. Ул шулай ук мәгариф һәм мәдәнияттә парламентара дәрәҗәдә хезмәттәшлек мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Мәгариф өлкәсенә килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, студентлар һәм профессор-мөгаллимлек составын алмашырга мөмкин. Безнең студентлар сезнең югары уку йортларының укысын иде, диде ул, киләчәктә бу үзара багланышларны ныгытырга ярдәм итәр иде.
«Без бүген, Татарстан белән Венгрия арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмаска тиеш, - диде Татарстан Президенты. – Безнең мөнәсәбәтләребезне үстерәсебез килә».
Янош Латорцаи,үз чиратында хәбәр иткәнчә, бүген Россия белән Венгрия арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан. Россия безнең якын партнерыбыз булып кала, диде ул, без ике яклы багланышларны ныгытырга тиеш. Моннан тыш, диде Янош Латорцаи, бүген Россия регионнары белән мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту актуаль.
Без Татарстан белән җитди багланышларга омтылабыз, диде ул, шуңа күрә якын киләчәктә Казанда Венгриянең генераль консуллыгын ачу планлаштырыла.
Мәдәният өлкәсендә дә яхшы перспективалар бар, дип билгеләп үтте Янош Латорцаи, нәкъ шулар халыклар арасындагы багланышларны ныгытырга ярдәм итә дә инде.
Мәгариф өлкәсендәге мөнәсәбәтләр турында сөйләгәндә ул, Венгрия Россия студентлары өчен 200 стипендия тәэмин итәчәк, дип белдерде, шулар арасына Татарстан студентлары да керер, дип ышанып әйтте.
Россиягә депутатлар визитлары оештыру барышында без Казанга да бара алырбыз, диде Янош Латорцаи. Әле башланган диалог Татарстан җирендә дәвам итәр, дип чыгышын тәмамлады ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары өчен Венгрия Парламенты бинасы буйлап экскурсия оештырылды.