Бүген Будапештта Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Венгрия Милли Сәүдә Йорты арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.
Документка имзаларны Татарстан Республикасы ССП Шамил Агиев һәм Венгрия Милли Сәүдә Йорты башлыгы Георгий Керекеш салды.
Имза салу тантанасында Венгрия-Татарстан бизнес-форумы кысаларында («Кемпински» кунакханәсе, Будапешт) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Венгрия-Татарстан бизнес-форумы барышында чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, бүген Россия-Венгрия һәм Татарстан-Венгрия багланышларын киләчәктә үстерүгә һәм ныгытуга омтылыш бар. Венгрия җитәкчелеге исәпләвенчә, Россия регионнары белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирергә кирәк.
Венгрия ягы вәкилләренең берсе белдергәнчә, Татарстан кебек регион һәрвакыт Венгриянең игътибар үзәгендә булды, шул исәптән үткән гасырның 90 нчы елларыннан бирле. Бүген Татарстан, Росиянең иң алга киткән регионнарыннан берсе буларак, инвесторлар өчен кызыклы, анда уңайлы инвестицион климат урнаштырылган, индустриаль мәйданчыклар һәм бизнес алып бару өчен шартлар тудырыла.
Форум кысаларында шулай ук Татарстан башкаласы Казанда Венгриянең генераль консуллыгы ачылачагы турында хәбәр ителде.
Татарстан Президенты, форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, Венгрия җитәкчелегенә һәм Венгрия Сәүдә Йортына республикага күрсәтелгән игътибарлары һәм Венгерия-Татарстан бизнес-форумын уздырганнары өчен рәхмәт белдерде.
«Шушы визит барышында Татарстан һәм Венгрия бизнесменнары хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачар һәм яңа үзара файдалы проектлар турында сөйләшеп килешерләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук искә төшергәнчә, 1993 елда Венгрия Президенты беренчеләрдән булып Татарстанга килгән. Моннан тыш, Венгрия Татарстан белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән беренче дәүләт булды.
Без түземсезлек белән Казанда Венгриянең генераль консуллыгы ачылуны көтәбез, диде Рөстәм Миңнеханов, бу эшкуарлар бергәлеге өчен яхшы стимул булачак.
Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, республика Венгрия коллегалары белән хезмәттәшлек буенча зур тәҗрибә туплаган, шул исәптән авыл хуҗалыгында, инфраструктур объектлар төзүдә һәм башкаларда.
Аерым алганда, ул искә төшергәнчә, агросәнәгать комплексы белгечләре төрле юнәлешләр буенча Венгриядә белем алганнар.
Татарстан белән Венгриянең 2013 елда товар әйләнеше 1,2 млрд. АКШ доллары тәшкил итте, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм без сәүдә күләмнәрен һәм шулай ук тулаем хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез. Аның сүзләренчә, моның өчен потенциал бар, аеруча икътисадта. Без бу потенциалны гамәлгә ашырырга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм Венгрия бизнесменнарын Россия базарына чыгар өчен Татарстан Республикасын мәйданчык рәвешендә файдаланырга өндәде.
Перспектив юнәлешләрдән машина төзелешен, автокомпонентлар җитештерүне, авыл хуҗалыгын һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне атады.
Без мәдәнияттә, спортта, туризмда хезмәттәшлекне активлаштырырга телибез, дип белдерде аннары Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, мәгариф өлкәсендә, аерым алганда, югары уку йортлары арасында студентлар һәм мөгаллимнәр алмашу да мөһим.
Татарстан белән Венгрия арасында хезмәттәшлекне ныгытырлык мәсьәләләр арасында, Рөстәм Миңнеханов шулай ук турыдан-туры авиарейслар ачуны атады. Әлегә андый рейслар юк, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Венгрия-Татарстан бизнес-форумында катнашучыларга уңышлар теләде.
Аннары Татарстан Республикасының инвестицион һәм икътисадый потенциалын Татарстан Республикасы вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов һәм башкалар тәкъдир итте.