Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков "Татспиртпром" Директорлар советы утырышын уздырды
2014 елның 18 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә "Татспиртпром" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр – 2014 ел өчен компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең башлангыч нәтиҗәләре турында, 2015 елга планлаштырылган продукция җитештерү турында.
Директорлар советы әгъзалары компаниянең финанс директоры Әлфия Каюмованың 2014 елда "Татспиртпром" ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең башлангыч нәтиҗәләре турындагы докладын тыңлады.
2014 елда "Татспиртпром" ААҖнең алкоголь продукциясе 7,9 млн декалитр тәшкил итә, 2013 ел белән чагыштырганда җитештерү күләме - 16 %ка, ә 2012 елга караганда 12 %ка кимегән.
2014 елда "Татспиртпром" ААҖ филиаллары һәм "Алкоторг" ҖЧҖ аша сатылган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 7,6 млн декалитр тәшкил итә.
РФ төбәкләренә филиаллардан һәм "Алкоторг" ҖЧҖ аша сатылган алкоголь продукциясе күләме 2014 елда 4,6 млн декалитр тәшкил итә.
"Татспиртпром" ААҖ спирт заводлары (Мамадыш, Усад) тарафыннан 2014 елда 1,7 млн декалитр ректификацияләнгән спирт җитештереләчәк, ул үзләрендә алкоголь продукциясе эшләүдә кулланыла.
2014 елда "Татспиртпром" ААҖ бөтен дәрәҗә бюджетларга 18,7 млрд сум салым һәм җыем түли, 2013 ел белән чагыштырганда үсеш - 11 процент. Акциз 15,1 млрд сум тәшкил итәчәк яисә 81%.
ТРның консолидацияләнгән бюджетына 2014 елда 6,4 млрд сум акча керәчәк.
"Татспиртпром" ААҖ генераль директоры Гиоргий Куприянов 2015 елда планлаштырылган продукция җитештерү турында доклад ясады.
Утырыш нәтиҗәләре буенча "Татспиртпром" ААҖ Директорлар советы отчет чорына җәмгыятьнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген уңай бәяләде.
“Татспиртпром” ААҖ матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз