Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары уку йортлары ректорлары белән очрашты

2014 елның 19 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары уку йортлары ректорлары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында хәбәр иткәнчә, республикада мәгариф системасын, мәктәпкәчә балалар учреждениеләреннән алып югары уку йортларына кадәр, модернизацияләүгә юнәлеш алынган. Без беренче чиратта балаларыбызга киләчәктә алар конкуренциягә сәләтле булырлык, заман таләпләренә туры килерлек итеп белем бирергә тиеш, диде Татарстан Республикасы Президенты. Ул ассызыклаганча, бүген мәктәп – балалар өчен вакыт уздыру урыны гына булмаска тиеш, алар анда белем алырга, киләчәктә ул белемнәрне тормышта файдалана алырга тиеш. Киләчәк студентлар барлык белемнәрне һәм күнекмәләрне үзләштерә алсын өчен урта мәктәпнең бүгенге дәрәҗәсе югары булырга тиеш, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, талантлы яшьләр белән эшләү бик мөһим. Талантлы балаларны эзләргә, сайлап алулар уздырырга, аларны өйрәтергә кирәк, диде ул, бу – безнең киләчәк. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый балаларны югары уку йортларына кергәнче үк эзләргә, аларга тиешле әзерлек уздырырга кирәк.

Татарстан Президенты шулай ук республикада белем алучы чит илләр студентларына да җитди игътибар бирергә кирәк, дип саный. Чит илләр студентларын укыту сыйфаты безнең югары уку йортларының рейтингын белдерә, диде ул.

Тулаем, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республиканың һәр югары уку йорты бүген –динамик үсеш һәм модернизация мисалы, һәм безнең бурыч – шушы уңай динамиканы саклап калу. Икътисадтагы кыенлыкларга карамастан, без республиканың мәгариф потенциалын үстерергә, лабораторияләрне җиһазландырырга, фәнни-тикшеренү эшчәнлеген арттырырга тиеш. Иң мөһиме – студентлар, талантлы яшьләр белән эшләү, дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары Советы рәисе Илшат Гафуров Совет кысаларында башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Ул югары уку йортлары юлыга торган кайбер проблемаларны атап үтте. Беренче чиратта – студентлар өчен уңайлы тулай тораклар җитмәү. Бүгенге көнгә КФУның һәм Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясенең генә уңайлы кампуслары бар, диде ул. Илшат Гафуров хәбәр иткәнчә, КФУда 2 меңләп чит ил студенты белем ала, шулай ук федерациянең 70 субъектыннан студентлар укый.

Икенче проблема – кадрларның олыгаюы һәм мөгаллимнәрне һәм квалификацияле белгеч-галимнәрне җәлеп итү. Аларның күбесенең торыр урыны юк. Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары Советы рәисе мөгаллимнәрне аренда нигезендә торак белән тәэмин итү, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды кысаларында алар өчен торак төзү мөмкинлеген карауны тәкъдим итте.

Моннан тыш, очрашу барышында югары уку йортлары ректорлары аларның эшчәнлеген җайга салу, 1 сентябрь белем көнен оештыру мәсьәләләре буенча башка тәкъдимнәр дә әйттеләр.

Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) ректоры Альберт Гыйльметдинов Казанда узган беренче бөтенроссия инженер фестивале турында, Яңа технологияләрнең Германия-Россия институты (КНИТУ-КАИ структурасында) ачылуы турында сөйләде.

Казан милли тикшеренү технология университеты ректоры Герман Дьяконов шулай ук тулай торакларда урыннар җитмәүне һәм башка актуаль мәсьәләләрне кузгатты.

Казан дәүләт медицина университеты (КГМУ) ректоры Алексей Созинов кайбер категория студентлар (аз керемле гаиләләрдән чыккан студентлар, югары уку йортының иҗтимагый тормышында актив катнашучы студентлар һәм башкалар) өчен җәмәгать транспортында йөрүгә ташламалар мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Казан дәүләт аграр университеты җитәкчелеге белән Татарстан Президенты авылда ихтыяҗ зур булган белгечләр әзерләү мәсьәләсе буенча фикер алышты. Аграр югары уку йортын тәмамлаганнарны авылга беркетү, аларны торак белән тәэмин итү, эшкә киткәндә аларга акчалата түләүләр оештыру, башка механизмнарны куллану мәсьәләләре кузгатылды.

Очрашуда катнашучылар мәгарифне модернизацияләүгә, талантлы яшьләр белән эшләүгә, Татарстан Республикасы югары уку йортларының матди-техник базасын ныгытуга кагылышлы башка мәсьәләләрне дә карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International