Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне дәүләт контролендә тоту чаралары турында хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында җирләрнең гомуми күләменнән 4,6 млн. гектары - авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр, шуның 3,3 млн. гектары – сөрү җирләре. Шул ук вакытта 4,6 млн. гектардан 2,2 млн. гектары гражданнар милкендә.
Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне дәүләт контролендә тоту чараларын үткәрү нәтиҗәсе 26,8 мең гектар җирне кулланышка кертү булды. Моннан тыш, кулланылмый торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне алу мөмкинлеге турындагы 201 күрсәтмә һәм 20 кисәтмә бирелде.
Җир – безнең төп яңадан җитештерү чарасы, һәм аңа тиешле мөнәсәбәт булырга тиеш, дип әйтте ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне куллануны һәм ташландык җир кишәрлекләре мәсьәләсен активрак контрольдә тотарга киңәш итте. Без бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга тиеш, дип әйтте ул.