Казанда сәүдәгәр Л.В.Кекин йортын реставрациядән соң ачу тантанасы узды

2014 елның 20 декабре, шимбә

Бүген Казанда муниципаль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты - сәүдәгәр Леонтий Кекин йортын реставрациядән соң ачу тантанасы узды. Элек "Идел" кунакханәсе булган объект архитектор Христофор Пашковский проекты буенча төзелгән.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, сәнгать эшлеклеләре катнашты.

"Бинаны күптән тәртипкә китерергә кирәк иде. Бүген Казанда тарихи объектларны саклау өлкәсендә күп эш башкарыла, Кекин йорты моңа дәлил булып тора", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Республика башлыгының сәламләү чыгышыннан соң, бина фасадындагы мемориаль такта ачылды. Аннары мәртәбәле кунакларга К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Намык Кәмалның "Кызганыч бала" спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр.

Объектны реставрацияләү эшләре, 2011 елда башланып, агымдагы елның көзенә кадәр дәвам итте.

Л.В.Кекин йорты - "Идел" кунакханә номерлары бинасы - XIX гасырның тарих һәм мәдәният һәйкәле. Төрле вакытларда бинада җәмгыяви, мәгариф һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре урнашкан булган. 1906 елның декабрендә биредә татар телендә беренче театральләштерелгән спектакль куелган. Сәгыйть Рәмиев белән Гафур Коләхмәтов XIX гасыр төрек язучысы Намык Кәмалның "Кызганыч бала" спектаклен куйганнар. Драманы татар теленә Галиәсгәр Камал тәрҗемә иткән булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International