Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика ММЧ вәкилләре белән очрашуда: Минем өчен иң мөһиме – тотрыклылык

2014 елның 20 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы 2014 елга планлаштырылган бөтен программаларны да башкарды, шул исәптән социаль программаларны да. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәмамланып килүче ел нәтиҗәләренә багышланган гадәттәге федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары белән очрашуда белдерде.

Без елны зур буламаган икътисадый үсеш белән тәмамлыйбыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, әлбәттә, үсеш темпларының зуррак булуын теләр идек. Салым керемнәренә, төп капиталга инвестицияләргә килгәндә – барлык бу параметрлар башкарылган, дип билгеләде ул. 

Башкарылуы катлаулы булган программалар арасыннан Татарстан Президенты гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасын атады. Аның башкарылуы регионга гына бәйле түгел, дип искәртте ул. 

Валюта базарындагы вәзгыятьне шәрехләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, санкцияләр һәм нефть бәясе төшү шартларында да рубль курсы шул кадәрле төшүгә алшартлар юк иде.

«Әйе, санкцияләрне керттеләр, банкларның читтән акча алып торуларына чикләүләр бар, ләкин дәүләтебезнең алтын-валюта резервлары зур, «куркынычсызлык мендәре» – Резерв фонды, Россиянең Милли муллык фонды. Биредә булган барлык хәлләр – бәлки, нәтиҗәләр берлегедер, вакытында каршы җавап бирмәү», - дип әйтте ул. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, рубльны җибәрү карары алданрак, вакытсыз кабул ителде. 

Татарстан Республикасы Президенты атамасын үзгәртү турындагы сорауга җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Без илебездә булган законнарга буйсынырга тиеш. Бүген федераль закон «президент» дигән атама бары бер кешедә – безнең дәүләт башлыгында гына булырга мөмкин, дип билгели».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, күптән түгел Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Татарстанның югары вазыйфаи затына башка атама бирүне 2016 елның 1 январенә кадәр кичектерү турындагы закон проектын әзерләделәр. «Әлеге төзәтмә карала, - дип әйтте ул. – Һәм бу әлеге атаманы республикада билгеле вакытка калдыру мөмкинлеген бирә».

2017 елда гамәлдән чыгучы вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, аннан ниләр буласы турында сөйләшү әлегә иртә – килешү әле гамәлдә. Вакыты җиткәч, яклар утырырлар һәм алга таба карарлар турында сөйләшерләр, әлегә бу – эшли торган документ.

«Бүгенгә минем өчен иң мөһиме – тотрыклылык, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Тотрыклылыкка республиканың алдагы икътисадый вәзгыяте дә бәйле була».

Нишләп Татарстан икътисадый, спорт һәм башка рейтингларның беренче урыннарын яулавы турындагы сорауга җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов ассызыклагынча, бу беренче чиратта кешеләрдән тора, республика гражданнарыннан. Безнең халык шундый – алдынгы, максатка ирешүчән, дип әйтте ул, бер көндә икътисадны үзгәртеп һәм спортта уңышка ирешеп булмый бит ул, аның өчен тырышырга кирәк.

Яңа инвесторларны җәлеп итү, тышкы икътисадый хезмәттәшлек күләмен арттыру, шул исәптән Көнчыгыштан да арттыру турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстан барлык адымнарын да федераль үзәк белән килештерә. Безнең ил – күп милләтле, дип әйтте ул, - һәм бу өстенлекне файдаланырга кирәк, Владимир Путин ислам дөньясы белән багланышларда мине координатор итеп билгеләде. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, бүгенге көндә Татарстанны дөньяда яхшы яктан гына беләләр, республика үзен ышанычлы партнер итеп күрсәтте, бу безгә халыкара бергәлектә икътисадый элемтәләрне киңәйтү буенча алга таба эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирә. 

Без бер партнерыбызны да югалтмаска тырышабыз, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, без абруебызны саклыбыз. 

Санкцияләр һәм бизнесны алып баруның заманча шартларына килгәндә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, күпчелек илләр сәяси төсмер барлыгын аңлый, ә бизнес аерым. «Бизнеста әле бер партнерыбыз да безгә начар сүз әйтмәде, барысы да икътисад эшләсен өчен тырыша, - дип әйтте ул. – Без дә алга таба әлеге юнәлештә барабыз. Бүгенгә иң мөһиме – булганын югалтмау».

Азык-төлеккә бәяләр арту турындагы сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов республикада даими рәвештә мониторинглау алып барылганы турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2015 ел җәеннән Иннополис инновацион шәһәр-иярченендә беренче пуск комлексы гадәти режимда эшлиячәк.

«30 декабрь көнне мин беренче пуск комплексын карарга барам, январь аеннан без ИТ-университет, беренче технопарк буенча эшне башлыйбыз, - дип искәртте ул. – Болар барысы да якын арада эшли башлый. Әйе, безгә резидент-компанияләр кирәк, әмма аларны әлегә җәлеп итү кыен – объект тәмамланмаган. Ул әзер булмыйча, сөйләшүләр алып бару авыр».

Тагын бер инновацион проект – «Смарт Сити Казан» акыллы шәһәргә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу мәйданчык та кызыклы. Бу заманча «акыллы шәһәр», дип әйтте ул, мастер-план әзер, әмма тиешле инфраструктура булуы да зарури. Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бүгенге вәзгыятьне истә тотып, бераз туктап тору кирәк. Без инвесторларның ни эшлисен белмибез, дип әйтте ул, һәм бер үк вакытта ике проектны – Иннополис һәм «Смарт Сити Казан»ны республикага тарту кыен. 

Әлегә без Иннополисны алга этәрәбез, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, ә «Смарт Сити Казан» икенче чиратта барачак, шулай да анда да шәһәр булуы шиксез. Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, «Смарт Сити Казан» проектын гамәлгә ашыруның билгеле вакыты юк, әлегә резидентлар пулы да юк, бу проект кирәклегенә һәм республика мөмкинлекләренә карап гамәлгә ашырылачак. 

Шуннан Татарстан Президенты республиканың нефть чыгару тармагы турындагы сорауларга җавап бирде. Бүген Татарстан нефть чыгару, алу һәм эшкәртүнең тулы инфраструктурасына ия, дип әйтте ул, һәм без бүген бу тармакка керткән инвестицияләр үзләрен һичшиксез аклыячак. Нефть тармагы – югары дәрәҗәдә инновацион, дип искәртте ул.

«Татнефть» нефть эшкәртү компаниясенә килгәндә, диде Рөстәм Миңнеханов, аның үзенең төп юнәлеше буенча эшне дәвам итәргә ресурслары җитәрлек. Журналистлар сорауларына җавап биргәндә, ул «Татнефть»нең үзенең төп ятмаларында эшен дәвам итүен билгеләде, шельфларда эшләү – аның төп эшчәнлеге түгел. 

Салым маневрына килгәндә, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, ул нефтьчеләр өчен һичшиксез уңай, ә нефть эшкәртүчеләргә – тискәре. Нәкъ менә шуңа күрә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «ТАИФ» авыр хәлдә калыр иде, чөнки үзе нефть чыгармый, әмма бу мәсьәлә инде хәл ителде. Алга таба моның ничек итеп нефть тармагына тәэсир итүен без киләсе елның беренче кварталында ук күрербез, дип әйтте ул. Һәм законда кулланылган математика модельләре куркынычлыкны истә тотып эшләнгәннәр, дип искәртте.

Бүген массакүләм мәгълүмат чараларыннан аерым игътибар «Парклар һәм скверлар» кебек проектларга кирәк, дип әйтте очрашу барышында Татарстан Президенты. Ул искәрткәнчә, Казанда яр буе төзелә, җәяүле зоналар, велосипед юллары һәм башкалар оештырылачак. Болар барысы да республика кешеләренә, гражданнарга эшләнә, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов, без бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләнәбез, әлбәттә, бу теләгәнчә тиз эшләнми. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген автомобильләр һаваны бик пычрата, бигрәк тә башкала үзәгендә, җәмгыять транспортын җайлырак итү кирәк. Без Казан метрополитенын төзибез, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. Аның сүзләренчә, бу эш дәвам ителәчәк. «Тизрәкме яисә акрынракмы – әмма метро төзеләчәк, - дип әйтте ул. – Мөмкинлекләребезгә карап». 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, республика бюджетында бернинди киметү булмый. «2015 елга ниләр планлаштырылган – барысы да гамәлгә ашырылырга тиеш», - дип әйтте ул.

Агросәнәгать комплексына ярдәм турындагы сорауга Татарстан Республикасы Президенты болай дип җавап бирде: «Безнең бюджет билгеләнгән. Федераль хөкүмәт тә, халыкара базарда булган вәзгыятьне истә тотып, АСКна ярдәм итәр, дип уйлыйм».

Очрашуны тәмалап, Рөстәм Миңнеханов журналистларга эшләрендә уңышлар теләде һәм якынлашып килүче яңа ел белән котлады. Ул шулай ук Яңа ел бәйрәмен гаилә белән каршы алуы турында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International