Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев “Татар җыры -2014” татар эстрада җырының XV юбилей фестивалендә катнашты
2014 елның 20 декабре, шимбә
Бүген Казанда, ”Пирамида” комплексында “Татар җыры -2014” татар эстрада җырының XV халыкара юбилей фестивале узды. Анда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. рәсми затлар катнашты.
“Татар җыры” – ел саен уздырыла торган халыкара эстрада фестивале, анда агымдагы елның иң яхшы башкаручылары билгеләнә һәм бүләкләнә. Ул Казанда 1999 елдан бирле уздырыла. Фестивальне оештыручылар - "Барс-медиа" инновацион-эшлекле үзәге “Татар радиосы” радиостанциясе һәм “ТатМузТВ” телеканалы белән бергә. Фестивальнең рәсми бүләге булып күп еллар дәвамында “Алтын Барс” сыны санала.
Тамашаны алып баручылар гадәттәгечә Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыйров булды.
Беренче бүлектә “Татар җыры - 2014” фестивалендә узып барган елның иң популяр җырлары һәм башкаручылары ачыкланды. 15 номинация буенча үз “барсларын” Руслан Кираметдинов, Азалия Зиннәт, Алинә Даутова,Ильмира Нәгыймова, Рамил Галимҗанов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Гөлназ, Илдар Хәкимов, Ильвина, Ришат Фазлиәхмәтов, Эльмира Сөләйманова, Нәфкать Нигъмәтуллин, Иркә, Ләйсән Гыймаева, Фирдүс Тямаев алды.
Икенче бүлек башланыр алдыннан тамашачылар һәм фестивальдә катнашучылар алдында Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.
Ул “Татар җыры”н оештыручыларга рәхмәт белдерде. “Татар җыры”н 15 тапкыр уздыруыбыз безнең бу эштә уңышка ирешүебезне күрсәтә. Бу - зур казаныш. Безнең җырларыбыз, безнең моң – ул безнең мирасыбыз, без аны бергәләп саклый алдык һәм үстерәбез. Бу сәхнәдә илнең башка төбәкләрендә яшәүче талантлы татарлар да чыгыш ясый. Без – җырлап яшәүче халык”, - дип билгеләде ул.
Минтимер Шәймиев “Барс Медиа” коллективына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды. Ул шулай ук "Барс Медиа" инновацион-эшлекле үзәге ҖЧҖ департаментларының директорлар советы рәисе Марат Гәрәевкә “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” мактаулы исеме бирелүен хәбәр итте.
Икенче бүлектә фестивальнең 15 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. “Айфара” төркеме, Илназ Бах, Ринат Рәхмәтуллин, Хәмдүнә Тимергалиева – Мөнир,Илдар Әхмәтов, Рөстәм Закиров, Илнар Сәйфиев, Вәсилә Фаттахова, Идрис Газиев, Гүзәл Уразова, Раяз Фасихов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи һәм Салават Фәтхетдинов соңгы 15 елда танылган һәм бүгенге көнгә кадәр популяр булган җырларны башкардылар. Аларга “Алтын
барс” сыны һәм кыйммәтле бүләкләрне фестивальнең игәнәчеләре һәм оештыручылары тапшырды.
Айдар Галимов һәм Хәния Фәрхи быел 15нче “Алтын барс” сынына лаек булдылар. Ә Салават Фәтхетдинов 16 нчы “Алтын барс”ын Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин кулыннан алды.
Концерт тәмамланганда җиңүчеләр һәм тамашачылар бергәләп “Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкардылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Нүрсөя Шәйдуллина
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз