Казанда Татарстанның иң яхшы спортчыларын бүләкләделәр

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе

Бүген Казанда “Ел спортчысы-2014” тантаналы чарасы барышында 2014 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчыларны бүләкләделәр. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Идел буе дәүләт физик культура һәм спорт академиясенең концертлар залында спортчылар, тренерлар, спорт оешмалары вәкилләре, иганәче компанияләре җитәкчеләре катнашты.

Тантананы ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов ачты. Ул хәбәр иткәнчә, узган елны республикада 600дән артык төрле дәрәҗәдәге спорт чарасы узды – укучылар спартакиадасыннан башлап дөнья кубкына кадәр. “Бу безнең спорт чараларын уздыру буенча мөмкинлекләребезне күрсәтә”, - дип белдерде министр.

Ул спорт клублары һәм федерацияләре җитәкчеләренә уңышлы эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановака физик культура һәм спортка күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Тантана барышында спортчыларны, спорт федерацияләрен, тренерларны, спорт оешмаларын һәм берлекләрен, массакүләм матбугат чараларын хөрмәтләү булды.  Бүләкләрне атаклы спорт эшлеклеләре Россия теннис Федерациясе президенты, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Шамил Тарпищев, Россия тхэквондо Федерациясе  президенты Анатолий Терехов, РФ Дәүләт думасы депутаты, Россия Олимпия комитеты башкарма комитеты әгъзасы Марат Бариев, ТР вице-премьеры Васил  Шәйхразыев тапшырдылар.

Татарстанның иң яхшы спортчылары булып 2014 елда олимпия булмаган спорт төрләрендә самбо буенча Европа чемпионы Анастасия Ковязина һәм көрәш буенча дөнья чемпионы Раил Нургалиев танылды. Татарстанның Спортның уен төрләре буенча иң яхшы команда” номинациясендә җиңүне булып “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол клубы һәм чирәмдә хоккей буенча “Динамо-Казан” клубы танылды.

Тйп бүләкләрне бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чыгышында ул кәнәгатьләнү белән белдергәнчә, 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчылары горурлана ала. Р.Миңнеханов сүзләренчә, соңгы елларда республика үзен профессиональ яктан да массалы спортта да яхшы күрсәтте, Универсиада аркасында Татарстан һәм Казанны бөтен дөньяда белделәр. “Бу безнең бик зур потенциалыбыз турында белдерә!, - дип саный ТР Президенты.

Ул ассызыклаганча, республикада спортчыларны әзерләүнең тулы циклы оештырылды. “Һәм.безнең төп байлыгыбыз – балалалар спорт мәктәпләре, безнең яшьләр, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов – Инде бу елны 140 безнең спортчы халыкара ярышлар призерлары булды, һәм ышанам ки, алар саны артачак”.

“Бүген бу залда без горурланырлык кешеләр җыелган, - дип әйтте Татарстан Президенты. – Без спортчыларыбыз һәм алар казанышлары белән горурлданабыз”.

Ул спортчылар һәм тренерларга рәхмәт белдерде һәм бүләкләрне тапшырды.  “Ел ачышы” номинациясендә җиңүгә “Рубин” футбол клубы сакчысы Эльмир Нәбиуллин иреште . “Паралимпия спорт төрләре буенча Татарстанның иң яхшы тренеры” номинациясендә Василий Кочетков җиңү яулады. "Татарстанның иң яхшы тренеры” номинациясендә “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол клубы баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов бүләкләнде.

Паралимпия спорт төрләрендә иң яхшы спортчылар номинациясендә җиңүгә Сочидагы Паралимпия уеннары призерлары Марта Зәйнуллина һәм Рушан Миңнегулов иреште.

Ниһаять, “Олимпия спорт төрләре буенча Татарстанның иң яхшы спортчылары” номинациясендә синхронлы йөзү буенча Россиянең спорт остасы, 2014 нче елда төркемле күнегүләрдә Ауропа чемпионы Лилия Низамова һәм хоккей буенча Россиянең атказанган спорт остасы, 2014 нче елның дөнья чемпионы, “Ак Барс” хоккей клубы уенчысы Александр Бурмистров җиңде. Соңгысына Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Федерациянең атказанган спорт остасы исеме бирелү турындагы таныклык һәм билге тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International