Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисенең беренче урынбасары Сергей Швецов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук РФ ҮЗ Идел-Нократ Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР Милли банкы идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Яклар хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, багланышлар буенча алга таба адымнарны билгеләделәр.
Очрашу барышында Сергей Швецов Россиянең кайбер төбәкләрендә гамәлгә ашырылучы инвестицион проектлар турында хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов сорауларына җавап биреп, ул Казандагы югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парктан тәэсирләре белән уртаклашты.
Искәртик, Россия Федерациясе Үзәк банкы вәкилләре Татарстан башкаласына эш визиты белән килде. Бүген алар Казан ИТ-паркында булдылар. Монан тыш, көннең беренче яртысында Сергей Швецов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашты.