Татарстанда 2015 елгы капиталь ремонт программасы буенча 999 күп фатирлы торак йорт төзекләндереләчәк

2014 елның 27 декабре, шимбә

Татарстан Республикасында 2014 елгы күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тәмамланды. Гомуми мәйданы 5 млн. кв. метр булган 816 күп фатирлы йортлар 4 млрд. 695 млн. сумга ремонтланды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 2015 елга капремонт программасы әзер, 999 күп фатирлы йорт төзекләндерү планлаштырыла.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары шулай ук 2014 елгы берничә программа тәмамлануы хакында белдерде. Бу, аерым алганда, мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы, “Уңайлы мохит” программасы, авылларда су белән тәэмин итү программасы, авылларда яктыртуны торгызу программасы һәм башкалар.

2014 елда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча 2,55 млрд. сумга 159 мәктәп ремонтланды (шул исәптән 8 коррекцияле мәктәп).

“Уңайлы мохит” программасы буенча 2014 елда 135 социаль өлкә объекты яраклаштырылган. Программаны финанслауның гомуми күләме 539,6 млн. сум тәшкил итте.

Фәрит Хәнифов шулай ук республиканың муниципаль районнарында спорт объектларын төзү барышы турында мәгълүмат белән таныштырды, тәмамлау вакыты - 2015 ел дәвамында.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов нотык белән чыгыш ясады. Ул 2014 ел дәвамында видеоконференцияләрдә каралган агросәнәгать комплексы мәсьәләләре һәм темаларының анализын тәкъдим итте. Моннан тыш, ул 2014 елда терлекчелек һәм игенчелек өлкәсендәге эшчәнлекләре буенча иң күп уңай билге алган районнарны атады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International