Рөстәм Миңнеханов: Татарстан энергетикасы тотрыклы һәм нәтиҗәле булырга тиеш

2014 елның 27 декабре, шимбә

Татарстан энергетикасы тотрыклы һәм нәтиҗәле булырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов В.К. Шибанов исемендәге ПГУ-220 МВтлы яңа энергоблокны эшләтеп җибәрү буенча Казанның ТЭЦ-2дә уздырылган тантана тәмамланганнан соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биргәндә хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бүген бу энергоблок – хәзерге заманның өр-яңа станциясе. Электр энергиясе базары конкуренциягә бик сәләтле, шуңа күрә дә безгә хәзерге заман таләпләренә туры килергә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. Кызганычка каршы, энергетика объектларын модернизацияләү буенча без беркадәр артка калдык, бу юнәлештә эшне актив рәвештә тизләтергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов Россия Энергетика министры Александр Новакка республика планнарын хуплаганы өчен рәхмәт белдерде.

Без эшебезне дәвам итәчәкбез, дип белдерде Татарстан Президенты, планнарыбыз күп. «Кичә мин Түбән Камада булдым, анда нефтьчеләр үз станцияләрен модернизациялиләр, - диде ул. – Җәй көннәренә аның куәте артачак».

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Зәй һәм Алабуга буенча планнар бар, шулай ук ТГК-16 (ТАИФ) актив эшли.

Энергетика – ул икътисад нигезе, дип белдерде Татарстан Президенты, әгәр без конкуренциягә сәләтле булмасак, димәк, безнең үсеш перспективалары да булмаячак. «Минемчә, Татарстан энергетикасы тотрыклы һәм нәтиҗәле булырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International