Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министры белән очрашты

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе

Казахстан Премьер-министры Кәрим Масимов белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага эш сәфәре кысаларында очрашты. Очрашуда шулай ук Россиянең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников, Татарстан делегациясе вәкилләре катнашты.

Кәрим Масимов, очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов һәм делегация вәкилләрен сәламләде. «Россия һәм Казахстан, Татарстан һәм Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләр бик мөһим, һәм сезнең визит моны ассызыклый, - дип белдерде К.Масимов. – берничә көннән Евразия икътисадый берлеге эшен башлый, һәм безнең илләр арасындагы хезмәттәшлек бу берлеккә җитди мәгънә бирә».

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, шулай ук республика белән Казахстан мөнәсәбәтләренең әһәмиятен ассызыклады. Ул Кәрим Масимовка хәбәр иткәнчә, Астанада уздырылган Татарстан Мәдәнияте көннәре бик уңышлы булды, Татарстан Республикасы җитәкчелеге бу чара буенча бик күп рәхмәт хатлары һәм уңай бәяләмә алды.

Рөстәм Миңнеханов Кәрим Масимовка Казахстан Оборона министры Имангали Тасмаһамбетов белән очрашу нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Р.Миңнеханов сүзләренчә, январь аенда Оборона министрлыгының республика предприятиеләре белән багланышлар мәсьәләсе буенча эш төркеме утырышы узачак.

Очрашу барышында яклар Казахстан Премьер-министры Кәрим Масимов 2015 елның февраль аендагы Россиягә визиты кысаларында Татарстанга килүе турында килештеләр, һәм бу визитка берничә конкрет килешү әзерләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International