Илдар Халиков прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау җибәрде.
“Хөрмәтле Татарстан Республикасы прокуратурасы органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Россия Федерациясе прокуратурасының 293 еллыгы белән котлыйм.
Россия прокуратурасы һәрвакыт дәүләтнең көчен һәм гаделлеген гәүдәләндерде. Һәм бүген прокуратура органнары хезмәткәрләре, җәмгыятькә һәм дәүләткә хезмәт итүчеләрнең ачык үрнәге буларак, җинаять һәм хокук бозулар белән катгый рәвештә көрәшә, гражданнарның хокукларын һәм иреген яклый, законнарның үтәлешен җитди күзәтә.
Сезгә авыр, фидакарь хезмәтегез һәм дәүләт тотрыклылыгын ныгытуда зур өлеш керткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, бәхет һәм Ватанга хезмәт итүләрендә уңышлар телим.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International